Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Быел план нигезендә 7195 кукмаралы диспансерлаштыру узарга тиеш

    Быелның 1 июленнән гамәлгә кергән закон нигезендә һәр кеше ел саен профилактик тикшеренү дә үтә ала.

    - Бу диспансерлаштыруны кем уйлап чыгарды икән. Һич кенә дә барасы килми бит шунда. Чиратларның озынлыгыннан, халыкның дорфалыгыннан дәваханәнең ишеген атлап керүгә үк башлар әйләнә башлый, - дигән моң-зарларны кукмаралылардан шактый еш ишетергә туры килә. Ыгы-зыгы ялыктыра инде, билгеле. Әмма сәламәтлек табибларга түгел, ә, иң беренче чиратта, үзебез өчен кирәк ләбаса...

    Диспансерлаштыру – халык өчен

    Инде менә алты ел республикада халык сәламәтлеге сагында торуга юнәлдерелгән диспансерлаштыру программасы эшләп килә. Аның төп максаты - күп кенә авыруларны иртә срокларда ачыклау һәм дәвалау курслары уздыру. Ул мәҗбүри медицина иминияте акчалары хисабына бушлай оештырыла. Быел 1920, 1923, 1926, 1929, 1932, 1935, 1938, 1941, 1944, 1947, 1950, 1953, 1956, 1959, 1962, 1965, 1968, 1971, 1974, 1977, 1980, 1983, 1986, 1989, 1992, 1995, 1998 елгылар диспансерлаштыру үтәргә тиеш. 40 яшьтән узганнар өчен диспансерлаштыру ел саен каралган. Быелның 1 июленнән гамәлгә кергән закон нигезендә һәр кеше ел саен профилактик тикшеренү дә үтә ала.

    - Агымдагы елда план нигезендә 7195 кукмаралы диспансерлаштыру узарга тиеш иде, 7 меңгә якын кеше тикшеренде инде. Шуны да билгеләп үтим: йөрәк һәм кан, яман шеш авыруларыннан тилмерүчеләр, физик мөмкинлеге чикле кешеләр, Икенче бөтендөнья сугышы ветераннары, атом-төш аварияләрен бетерүдә катнашучыларга һәр ел саен тикшеренү мөһим, - ди район үзәк дәваханәсенең поликлиника мөдире Руслан Димитриев. – Быел тикшерүләр барышында йөрәк-кан тамырлары авырулары аеруча күп ачыкланды. Шулай ук шикәр диабеты, ашкайнату тракты белән бәйле проблемалар, ашказаны, эчәклек, бөерләрдә онкология табылу очраклары да юк түгел. Диспансерлаштыруның беренче этабында авыру билгеләре табылу белән, кичекмәстән өстәмә тикшеренү процедураларына, республика хастаханәләренә юлламалар бирәбез. Авыру никадәр иртәрәк ачыкланса, аны дәвалау да шулкадәр җиңелрәк булачак.


    Мөмкинлектән файдаланыйк

    Диспансерлаштыру һәм тикшеренү узарга килүчеләр, иң беренче эш итеп, паспорт, СНИЛС һәм медицина полисы белән дәваханәнең 108нче кабинетына килә. Анда мәгълүматлар компьютер базасына кертелә, табибның беренчел тикшерүе уздырыла, буй озынлыгы, авырлык, артериаль кан басымы, күз басымы үлчәнә, йөрәккә электрокардиография (ЭКГ) ясала. Флюорография үтү, шикәргә һәм холестеринга кан анализлары тапшыру кабинетлары да янәшәдә генә.

    - Без дүшәмбедән җомгага кадәр - иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать дүрткә кадәр, ә шимбә көнне иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать бишкә кадәр эшлибез. Көнгә 60лап кешене кабул итәбез. Участок табиблары шәфкать туташлары белән берлектә авыл җирлекләренә чыгып та тикшерүләр уздыралар, - ди гомумпрактика табибының шәфкать туташы Лилия Ризванова. – 40 яшьтән өлкәнрәк һәр кеше гомуми кан анализы бирә. Иртә стадияләрдә онкологик авыруларны ачыклау максатыннан, 40-64 яшьлек ир-атлар һәм хатын-кызлар – ике елга бер, ә 65-75 яшьлекләр ел саен тизәкне яшерен канга тикшерү өчен анализ бирәләр. 18 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар ел саен акушер-гинекологка күренергә тиеш. 18-64 яшьлекләрдән өч елга бер тапкыр аналык җиңсәсеннән мазок алына, 40-75 яшьлекләргә ике елга бер тапкыр маммография үтү зарур. 45, 50, 55, 60 һәм 74 яшьлек ир-атлар канда простата специфик ферменты (ПСА) ачыклау өчен анализ тапшыра. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча сәламәтлек төркеме билгеләнә. Анализлар начар булган очракта бу турыда участок табибларына хәбәр ителә. Алар пациентны үзләре чакырып алып, алга таба дәвалау процедуралары билгели. Нинди дә булса авыру билгеләре ачыкланганда, моң-зарлары булганнарны кабат УЗИ үтү өчен дә язабыз. Барысы да бушлай, шуның өчен һәркем мөмкинлектән файдаланып калсын иде.

    Дәваханәгә – машинада

    Моның нәрсәсе яңалык инде, хәзер беркем җәяү йөрми бит, диярләр күпләр. Килешәм. Әмма сүз “Демография” илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырылучы “Өлкән буын” юнәлеше буенча 65 яшьтән узган, ялгыз гомер итүче, ярдәмгә мохтаҗ, дәваханәгә бару мөмкинлеге булмаган өлкәннәрне медицина учреждениеләренә тикшеренү узарга алып бару өчен бирелгән автомобильләр хакында бара. Сентябрь аенда районның “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә дә өр-яңа “Лада Ларгус” машинасы кайтты. Ел ахырына кадәр 763 өлкән кеше аның ярдәмендә тикшеренүгә киләчәк.

    - Иң беренче итеп, Лельвиж авыл җирлегенә юл алдык. Бер көндә ике рейс ясап, 10 өлкән кешене дәваханәгә алып килдек, - ди үзәк директоры урынбасары Инна Баһавиева. – Дәваханә ишеге янына килеп туктауга, әби-бабайларны ак халатлы кызлар чыгып алдылар, киемнәрен элеп, үзләрен барлык тиешле кабинетларга да йөртеп чыктылар. Соңыннан чәй дә эчерттеләр һәм машинага утырырга да булыштылар.

    Гадәттә, барлык өлкәннәрне дә авыллардан фельдшер һәм социаль хезмәткәр озатып җибәрә икән. Алдан хәбәр ителгән көнне әби-бабайлар билгеләнгән урынга җыела һәм шуннан утырып китә.

    - Машинада физик мөмкинлеге чикле кешеләрне коляскалары белән бергә утырту өчен дә урын бар, - ди Инна Баһавиева. – Таләп ителгән кагыйдә буенча автомобиль көнгә нибары 135 чакрым гына юл узарга тиеш. Шуның өчен без якынрак җирлекләр булганда көнгә - өчәр, ә ераграк араларга бер рейс ясыйбыз. Сентябрь аенда 193 кешене алып килгән булсак, октябрьдә - 250, ноябрьдә 168 кеше тикшеренү узды. Өлкәннәрнең берсе дә чират көтеп тормый. Авыру билгеләре ачыкланган кайбер әби-бабайларны кабат тикшеренүгә чакыралар, кайберләрен дәвалану өчен алып та калалар.


    Күңелле сәфәр

    Октябрь ахырында Березняк җирлегеннән дә биш пенсионер “Лада Ларгус” автомобилендә җилдереп кенә дәваханәгә диспансерлаштыруга барып кайткан.

    - Без бишәү идек: Нурзия апа, Сәкинә, Сәрвәрә, Мансура һәм мин. Березняк авылы фельдшеры Галина Тимербаева һәм социаль хезмәткәр Гөлнара Идиатуллина озатып калды. Шофер егет Ленар Галиәхмәтов Кукмарага тибрәтеп кенә алып барды. Машинага утыргач, иминлек каешларына кадәр үзе беркетте, автомобильгә утырырга һәм төшәргә дә ярдәм итте. Дәваханәдә Гөлүсә исемле ягымлы гына шәфкать туташы каршы алды, бүлмәләргә алып керде. Без кан анализы бирдек, йөрәк тибешен дә тикшерттек, хатын-кызлар табибына да күрендек. Соңыннан участок табибәсе Әлфия Мәүлиеваның киңәшләрен тыңладык. Безне дәваханәдә ачык йөз, зур ихтирам белән кабул иттеләр. Барганчы борчылган идек, юкка булган икән, - дип, сөенече белән уртаклашты җирлекнең  ветераннар советы рәисе Гатифә апа Кадыйрова. – Эш беткәч, социаль такси авылыбызга алып кайтты. Зур канәгатьләнү белән өйләребезгә таралыштык. Үзе бер күңелле сәфәр булды ул.


    Быел 1920, 1923, 1926, 1929, 1932, 1935, 1938, 1941, 1944, 1947, 1950, 1953, 1956, 1959, 1962, 1965, 1968, 1971, 1974, 1977, 1980, 1983, 1986, 1989, 1992, 1995, 1998 елгылар диспансерлаштыру үтәргә тиеш.


    Диспансерлаштыру үткәндә хезмәткәр өч елга бер тапкыр - бер көнгә, ә пенсия алды яшендәгеләр (пенсия яше җиткәнче 5 ел дәвамында), лаеклы ялда булганнар, картлык буенча яисә тиешле вакыт эшләгән өчен пенсия алучылар елга бер тапкыр ике көнгә эшеннән азат ителә. Моның өчен җитәкчелеккә мөрәҗәгать итеп, эштән азат ителүгә гариза язарга кирәк. Эш урыны (вазыйфа) һәм уртача хезмәт хакы саклана.

    фото: Йолдыз Низамеева/ "Хезмәт даны"

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: