Быел Кукмара районында илкүләм проект буенча ике белем йорты төзекләндерелә
Ремонт эшләре «Мәгариф» илкүләм проекты буенча бара.
«Мәгариф» илкүләм проектының «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы буенча Ядегәр урта мәктәбе һәм Зур Сәрдек гимназиясендә капиталь ремонт эшләре бара. Шушы көннәрдә төзелеш мәйданчыкларында булып кайттык.
Ядегәр мәктәбе
1974 елда файдалануга тапшырылган ике катлы белем йортында бүгенге көндә кызу эш бара. Берәүләр идәнгә плитә җәю өчен җирлек әзерли, тәрәзә алыштыра, икенчеләр штукатурлый, шомарта... Бар җирдә ком-балчык булганлыктан, сакланып кына атламасаң, тузан өеменә күмеләсең, чүкеч һәм тишкеч, эретеп ябыштыру җайланмасының тавышына хәтта колаклар тона. Әмма боларның һәммәсе дә вакытлыча гына.
«Мәктәбебез федераль программа кысаларында үзенең икенче яшьлеген кичерә. Бинаның түбәсе инде яңартылды, төзүчеләрнең бер бригадасы хәзер фасад өлешен эшли. Сыйныф бүлмәләре һәм коридорларда идән-түшәм, тәрәзә-ишекләр, җылылык, канализация, җилләтү системасы алыштырыла, агач идәннәр урынына якты, аксыл төстәге плитә, линолеумнар җәелә. Коридорларда пыяла витражлар куелды. Анда ял зонасы, китапханә, укытучылар, завуч, кабул итү һәм директор бүлмәсе урын алачак. Шулай ук барлык сыйныф бүлмәләренең дә ишекләре үтә күренмәле булачак», — ди мәктәп директоры Рәмис Нуриев.
Җитәкченең сүзләренә караганда, быел белем йортында Югары һәм Түбән Шәмәрдән, Тарлау, Ядегәр авылларыннан 108 бала белем-тәрбия алган. Киләсе уку елында беренче сыйныфка 13 бала керәчәк икән.
«Капиталь төзекләндерүне беренче каттан башлаганнар иде, биредә инде эш төгәлләнеп тә килә. Стеналар штукатурланды, шомартканнан соң егет-кызлар буяу эшләренә керешәчәк. Икенче катта исә идәннәрне тигезлиләр, шулай ук кабинетларда да эш бара. Төзекләндерү 120 миллион сумга төшә. Шуның 15 миллион сумына җиһазлар алыначак. Сигез сыйныф бүлмәсендә шкаф, урындык һәм өстәлләр өр-яңадан булачак. Шулай ук аларга интерактив панельләр урнаштыру да планлаштырыла, калган кабинетларда исә икешәр: акбурлы һәм маркерлы такталар куелачак. Спорт залы өчен дә инвентарьлар, чаңгылар алырга ниятлибез. Яңа ясалган актлар залына урындыкларга заказ бирдек», — дип сүзен дәвам итә Рәмис Расим улы.
Төзекләндерү эшенә «Булгарстройкомплект» җәмгыяте алынган.
«12 гыйнварда эшкә керешкән идек, финишка җитәргә дә озак калмады. Безнең максат — иске мәктәптән өр-яңаны ясау. Эчке һәм тышкы эшләрне башкарабыз, барлык төр коммунакацияләрне, электр чыбыкларын алыштырабыз. Эчә торган су өчен дә яңа система уздырылачак», — ди прораб Алексей Гыйлаҗев.
Янил авылыннан Виталий Җамалетдинов төзелеш өлкәсендә инде 2010 елдан эшли икән.
«13 ел эчендә бар эшкә дә өйрәндем. Хәзерге вакытта сыйныф бүлмәсен ясыйбыз, гипсокартон өчен профильдән каркас җыябыз. Хезмәтнең нәтиҗәсе сөендерә — бик матур чыга», — ди ул.
Зур Сәрдек гимназиясе
Өч катлы әлеге белем йортының гомуми мәйданы 3292,9 квадрат метрны тәшкил итә. 1973 елда сафка баскан бинаның бүгенге көнгә кадәр зур күләмле ремонт кичергәне булмаган.
«Төзекләндерү эшен „Стройком“ оешмасы башкара. Мәктәп бинасында төзүчеләр кулы тимәгән бер генә почмак та калмаячак. Бүгенге көндә параллель рәвештә өч катта да эш бара. Түбә инде ябылып бетте, фасадның да яртысын төгәлләделәр, дияргә була. Эчке эшләргә килсәк, бар җиргә дә заманча җылылык батареялары урнаштырыла, су кертү, канализация системалары, тәрәзә-ишекләр яңартыла, инженерлык челтәре, электр эшләре башкарыла», — ди гимназия директоры Руслан Баһавиев.
Гимназиянең өченче катында башкарылган хезмәт күзгә күренеп тора: стеналар гипсокартон (криплат) белән эшләнгән, кабинетларга пыялалы ишекләр куелган, сыйныф бүлмәләренең идәннәренә — линолеум, ә инде коридорга плитәләр җәелгән. Бәдрәф бүлмәләре дә ялт-йолт килеп тора. Калган катлар да нәкъ шундый ук булачак.
«Узган уку елында гимназиядә 234 бала белем алды, 11 сыйныфны 6 укучы тәмамлады. 9 һәм 11 сыйныфлар хәзерге вакытта имтиханнар тапшыра. Консультация, сынауларга әзерлек Аш-Буҗидагы башлангыч мәктәптә алып барыла. Укучылар Адай, Купка, Аш-Буҗи, Чишмәбаш, Кара Елга, Зур Сәрдектән киләләр. Яңа уку елында, авыллардагы филиалларны да кушып, беренче сыйныфка 27 бала керәчәк», — ди белем йорты җитәкчесе.
Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, Зур Сәрдек гимназиясендә капиталь төзекләндерү 135 миллион сумга төшә. Аның 15 миллион сумы белем йортына җиһазлар алу өчен тотылачак.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев