Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Бәяләр айлап түгел, көнләп үсә

    Элек пенсия, бензин хакы артты, товар бәяләре дә сикерер инде, дип сөйләшәләр иде. Хәзер бу бәйләнеш әллә ни сизелми дә, ахрысы. Гомумән, пенсия белән товар хакларының бәйлелеген аңлатуы кыен, өч тиенгә пенсияне күтәрәләр дә, биш тиенгә әйберләр кыйммәтләнә, дип зарлана өлкән буын. Кибетләргә кергәч, киштәләргә тезелеп киткән товарларның төрлелеген күреп,...

    Элек пенсия, бензин хакы артты, товар бәяләре дә сикерер инде, дип сөйләшәләр иде. Хәзер бу бәйләнеш әллә ни сизелми дә, ахрысы. Гомумән, пенсия белән товар хакларының бәйлелеген аңлатуы кыен, өч тиенгә пенсияне күтәрәләр дә, биш тиенгә әйберләр кыйммәтләнә, дип зарлана өлкән буын.

    Кибетләргә кергәч, киштәләргә тезелеп киткән товарларның төрлелеген күреп, әле дә тел шартлата мөхтәрәм яшьтәге әби-бабайларыбыз. "Безнең заманда кием-салымга, ашамлыкка кытлык иде, өлкән баладан калганны кечкенәсе киеп үсте, тәм-томнарны әйткән дә юк, ипигә тук булсак, рәхмәт. Ул заманнарда Киров өлкәсенең Китәк авылында базар бик зур, төрле җирләрдән килеп, тотылган әйберләрне очсыз бәягә саталар иде, кешедән калганны да киертеп үстерергә туры килде балаларны", - дип сөйли сиксәннең теге ягына чыккан әбием. Бүгенге көндә кара икмәкнең дә нинди генә төрләрен сатмыйлар, ә конфет, печеньеларны әйткән дә юк - җаның кайсын тели, рәхим итеп ал. Үзебезнең төбәктә җитештерелгәненә өстенлек бирәсеңме, әллә инде чит илнеке кулайрак күренәме, сатып алучы үзе хәл итә. Бер яктан караганда, ит-сөт, яшелчә һәм бөртекле культуралар үзебездә җитештерелә. Аларны чит өлкәләрдән кертүгә ихтыяҗ юк. Бары тик конкуренциягә каршы торырлык булсын өчен товарны тиешле дәрәҗәдә тәкъдим итә белергә генә кирәк. Чөнки сатып алучыларның сайлап алу мөмкинлекләре зур, товарларга таләпләре дә көннән-көн үсә. Шуңа җитештерүчеләр замана шаукымына өлгереп барырга тиеш. Бәяләре дә төрле, кесә янчыгыңның калынлыгына карый. Саннардагы аермага шаккатарлык түгел, базар мөнәсәбәтләре хакимлек иткән заманда яшибез, һәр оешма продукциясенә бәяне үзе куя.

    -Безгә товар 6-7 җирдән килә. Шуннан чыгып бәяләре дә төрле була. Һәм, әйтергә кирәк, кайткан саен шул бер үк исемдәге әйбернең дә хакы үзгәрергә мөмкин, бер сумга булса да артып кайта. Товар белән тәэмин итүчеләр (поставщик) үзләре дә: "Нишлик, бәяне без куймыйбыз", - диләр. Товарның кулдан-кулга күчүе дә аның хакына тәэсир итәдер. Без исә продукциягә бәяне 20-30 процент исәбеннән билгелибез. Бу бөтен товарга да кагылмый, кайдадыр процентлар күбрәк, кайдадыр кимрәк булырга мөмкин, - диде үзәк базарның бер сату ноктасында эшләүче. -Әйтик, бер ай элек 80 сум тирәсе торган печеньелар инде 100гә күтәрелде. Лимон чит илдән кертелми башлагач, килограммы 250 сумга менгән иде. Хәзер янәдән 100 сумга төште. Түгәрәк дөге 35 сумнан 55 cум булды. Халык яратып ала торган "Финал" чәен, мәсәлән, 70 сумга сата идек, хәзер исә 90 сум. Сөт продуктлары, майонезлар да сикереш кичерде. Икмәк кенә элеккеге традициясен югалтмый, елга ике тапкыр гына арта. Әмма бәяләр уйнау сатып алучыларны киметте, дип әйтеп булмый. Ашамлыклар көн дә кирәк. Кайбер кешеләр продукциянең маркасына караса, икенчеләр очсызлысын бир, диләр, өченчеләр "свежий"ын сорыйлар.

    Безнең белән аралашкан арада гына да берничә кешегә хезмәт күрсәтергә өлгерде әңгәмәдәшем. Елмаеп сөйләшүче, ачык, мөлаем сатучы ерактан үзенә тарта шул. Сораган кешегә киңәшләрен дә бирде. Сабадан килеп күпләп ипи алучыны: "Бу безнең күптәнге клиентыбыз, килгән саен ипи алмый китми ул", - диде.

    Бистәбездә берничә зур кибет бар. Киштәләр арасыннан йөреп, үзеңә ошаган әйберне сатып ала аласың. Бөтен төр товарның бер урында, бәяләре ягыннан да сайлау мөмкинлеге булуы уңайлы. Эш вакытлары да соң тәмамлана. Әмма әлеге кибетләрдә кирәгеннән артыграк товар сатып аласыңны көт тә тор, шуңа күрә кирәкле әйберләрнең исемлеген язып барсаң гына инде... Кибетләрдә берничә касса эшләүгә карамастан, һәрвакыт кешенең күплеге күзгә ташлана. Көзен гөмбәләр үскәндәй, калкып чыгучы сәүдә нокталарына карагач, кемнәр генә алып бетерер инде боларның әйберләрен, дип куясың. Ә кайсы гына кибеткә керсәң дә, кеше өзелгәне юк.

    Мал итенең дә бәяләре белән кызыксындык. Үзеңә ошаган ит кисәген 210-260 сумнарга сатып алырга була икән.

    -Үткән елларда һава шартлары начар булу сәбәпле, ашлык, печән уңышы түбән булды. Күп кеше малларын бетерде, шуңа карап ит бәясе дә күтәрелде. Быел исә мал азыгы мулдан, кеше янәдән терлек асрый башлады. Хәзер тере сатып алу бәясе 90 сумнан 100 сумга күтәрелде. Малларны махсус урыннарда сую да чыгымнар сорый, хәзер малыңны анда эшкәртер өчен килограммына 8-10 сум түләргә кирәк. Болар берсе дә бәягә тәэсир итми калмый. Көз көне ярминкәләр хисабына да сату бераз кимеп ала, - дип сөйләделәр ит сату ноктасында.

    Бер сату ноктасында тавык ите сораучы булмасмы дип көтсәм дә, килгән кешеләр балыкка өстенлек бирделәр. Мойва балыгын яратып алалар икән, аның килограммын 104 сумнан сатып алырга була, ысланган балык 245 сум, тозлысы 110 сум тирәсе. "Элек продукциягә бәяне 25-30 процентка арттырып куя идек, хәзер алай булмый, чөнки товарның хакы күпкә кыйммәтләнә, шуңа күрә товар бәясенә 10 сум тирәсе генә өстәлә. Продукцияне гел яңартып торабыз, искергәнен кире тапшырабыз. Шулай итеп сатып алучыларны югалтмаска, ышанычларын акларга тырышабыз", - диде биредә сатучы.

    Иренмичә, сату нокталарындагы бәяләрне чагыштырып йөрсәң, бәлки, аерманы күрергә, аз булса да акчаңны янга калдырырга буладыр. Теләгән кешегә бистәбездә сайланырга мөмкинлекләр бар. Әмма, әйткәнемчә, һәркемнең үз мәнфәгатьләре.

    Кәүсәрия ГЫЙЛӘҖЕВА, Кенәбаш авылы:

    -Мин кибеткә кергәч, әйбер бәяләренә артык карап тормыйм. Үзеңә кирәклесен барыбер сатып аласың инде ул. Ә менә авылдан Кукмарага эшкә килгәндә бензин хакына гел карыйм. Әле менә беркөнне дә 40 тиенгә артканына игътибар иттем, көн саен эшкә барырга кирәк, ә ягулыкка бәяләр һаман күтәрелә. Сөт продуктлары да бик каты арткан икән, литр ярымлы шешәдәге сөтне 50 сумнан саталар. Ялгышмасам, кызыл эремчекнең килограммы 250 сум, диделәр. Сыерыбыз буаз, шуңа күрә бәяләрне белеп шаккаттым. Бәяләр күтәрелү кемне дә булса сөендерәдер дип уйламыйм.

    Кибетләрдәге азык-төлек бәяләре.

    Реклама

    Югары сортлы он (кг) - 25 сум.

    Шикәр комы (кг) - 40 сум.

    Казылык:

    пешерелгән - 130 сум.

    ысланган - 350 сум.

    Карабодай - (кг) - 30-34 сум.

    Дөге (кг) - 30-70 сум

    Сыек май - 50-70 сум.

    Сыер мае (кг) - 260 сум.

    Чәй (100 гр) - 23-70 сум.

    Тоз (кг) - 12 сум.

    Токмач (кг) - 25-30 сум.

    фото: http://slavinfo.dn.ua/novosti/v-slavyanske-izuchayut-tsenovuyu-situatsiyu-c-produktami-pitaniya

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: