Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Бурыч - 100 мең тонна

    Басуларда кар катламы көннән-көн юкара. Кояш туры караган кайбер күпьеллык үлән басулары инде юрганын бөтенләй ачты. Атна-ун көннән аларны тукландыруга керешәчәкләр. Язгы кыр эшләренә нинди хәзерлек белән киләбез? Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин белән әңгәмәбез шул хакта. 1. Рафак Шамилович, уҗымнар ничек кышлады? -Көздән 14 мең...

    Басуларда кар катламы көннән-көн юкара. Кояш туры караган кайбер күпьеллык үлән басулары инде юрганын бөтенләй ачты. Атна-ун көннән аларны тукландыруга керешәчәкләр. Язгы кыр эшләренә нинди хәзерлек белән киләбез? Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин белән әңгәмәбез шул хакта.

    1. Рафак Шамилович, уҗымнар ничек кышлады?

    -Көздән 14 мең гектарда уҗым культуралары чәчелгән иде, шуның 11 мең гектары - бөртек алу өчен. Уҗымнарны гел тикшереп торабыз, торышлары әлегә әйбәт, шикәр күләме нормада.

    2. Язгы кыр эшләренең гомуми күләме күпме?

    -Районыбыз игенчеләре алдында барлыгы 71 мең 600 гектарда эш башкару бурычы тора. Шул исәптән 24 мең 600 гектарда сабан культуралары чәчеләчәк. Тагын 700 гектарда бәрәңге утырту планлаштырыла. Бу узган елга караганда 100 гектарга күбрәк. Терлекчелекне яхшы азык базасы белән тәэмин итү өчен катнаш азык культуралары игүгә игьтибарны арттырырга тиешбез. Шулай ук орлык алу өчен кукуруз, рапс үстерү бурычы куела. Авыл хуҗалыгында төп табыш терлекчелектән, аеруча сөт җитештерүдән алына бит, а мул сөтне сыер тиешенчә ашатылганда гына савып була. Рационны тулысынча баланслау өчен азык өстәмәләре кулланырга туры килә. Аларның күбесен, әйтик, рапс түбен читтән сатып алабыз. Чыгымнарны киметү өчен аны үзебездә җитештерүне җайга салырга кирәк. Күпьеллык үлән орлыгы үстерү белән шөгыльләнү дә бик отышлы. Аның бәясе бар, сатып, акча эшләргә мөмкин. Үзебездә дә яңартасы үлән басулары күп.

    3. Көзге кыр эшләре тәмамлану белән күп җирдә техника ремонтына керештеләр. Барысын да хәзерлек сызыгына куярга өлгерделәрме?

    -Әйе, авыл хуҗалыгы машиналары кырга чыгарга әзер, бу атнада республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршында төзелгән комиссия аларның торышын тикшерә. Берничә чәчү комплексының тракторларын ремонтлап бетерәсе бар, инвесторлар акча мәсьәләсен хәл итүгә, алары да сафка бастырылыр. Ремонтның сыйфаты кырга чыккач беленә: бер-ике көн эшләүгә туктап калган тракторлар да була. Шуңа әле вакыт бар, аларны яхшылап сынап карарга кирәк. Механизатор кадрлар җитәрлек, Кукмара аграр көллиятеннән практикага кайтачак егетләрнең ярдәменә дә зур өметләр баглыйбыз.

    4. Минераль ашламалар, орлык, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителеш ни дәрәҗәдә?

    -Һәр гектарга тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә кимендә 50 килограмм минераль ашлама кертүне бурыч итеп кудык. Вахитов исемендәге, "Урал" хуҗалыкларында бу күрсәткеч 100 килограмм тәшкил итә. Ә район буенча уртача алганда һәр гектарга 30 килограмм ашлама тупланды. Шул ук вакытта республикада һәр гектарга 10-15 килограмм гына минераль ашлама булган районнар да бар. Коры килгән язларда катлаулы минераль ашламалар кертү көтелгән нәтиҗәне бирми. Шуңа хәзер уҗымнарны яфрак аша тукландыруга өстенлек бирелә башлады. "Кукмара" агрофирмасы узган ел шушы алым белән эшләп, 12 миллион сумлык чыгымнарны киметте. Быел башка авыл хуҗалык предприятиеләре дә әлеге ысулга күчсәләр, отышлырак булыр иде. Ә ягулык-майлау материалларына килгәндә, кыр эшләрен башкару өчен берникадәр ташлама ясалды: аны 26 сум 60 тиеннән сатып алалар. Районга ташламалы бәя белән барлыгы 1200 тонна ягулык бүлеп бирелде. Яхшы сыйфатлы чәчүлек материал табу да районыбызда проблема булып тормый: Вахитов исемендәге, "Урал", "Восток" хуҗалыкларыннан сатып алырга мөмкин. Агрофирмалардагы массакүләм репродукцияле орлыктан баш тартып, бары тик яхшы сыйфатлы орлык кына чәчәргә тиешбез. Быел районда 100 мең тонна ашлык үстереп, җыеп алуны бурыч итеп куябыз икән (узган ел тулай җыем 95 мең тонна булды), безгә сыйфатсыз орлык чәчеп, басуда чүп үстерү кебек ачы тәҗрибәдән котылырга кирәк.

    5. Быел авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүчеләргә дәүләттән нинди ярдәм каралган?

    -Районга барлыгы 34 миллион сум субсидия бирелде, бу бер гектарга уртача 434 сум туры килә. Коэффициентларга карап, бу бәя артыграк яки ким булырга мөмкин. Бер литр сөт өчен 2 сум 07 тиеннән субсидия түләнә. Моннан тыш, күмәк хуҗалыкларның һәм фермерларның игьтибарын бәрәңге, яшелчә үстерүгә юнәлтү максатыннан дәүләт ярдәме каралган. Мәсәлән, кәбестә үстерүчеләргә аның һәр гектары өчен 40, ә узган елгы мәйданнан артып киткән һәр гектарына 80 сум субсидия бирелә. Бәрәңге үстерүчеләргә шушы ук шартларда 5 һәм 10 сум, яшелчәчеләргә 10 һәм 20 сум ярдәм күрсәтелә.

    Гөлгенә ШӘРИПОВА

    фото: https://yandex.ru

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: