Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Бердәм булсак - без көчле

    Казан планетабыз буйлап сибелгән ул-кызларын бишенче мәртәбә үзенә җыйды: 6-9 декабрьдә Бөтендөнья татар конгрессының 5нче корылтае булып узды. Анда дөньяның һәм илебезнең төрле төбәкләреннән 796 делегат, 300 кунак, шул исәптән районыбыздан кунак буларак чакырылган район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, делегат итеп сайланган якташыбыз, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, газетабызның...

    Реклама

    Казан планетабыз буйлап сибелгән ул-кызларын бишенче мәртәбә үзенә җыйды: 6-9 декабрьдә Бөтендөнья татар конгрессының 5нче корылтае булып узды.
    Анда дөньяның һәм илебезнең төрле төбәкләреннән 796 делегат, 300 кунак, шул исәптән районыбыздан кунак буларак чакырылган район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, делегат итеп сайланган якташыбыз, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, газетабызның баш мөхәррире Гөлгенә Шәриповалар катнашты. Делегатлар һәм кунаклар арасында 34 илдән килгән милләттәшләребез дә бар иде. Бу корылтайны юбилей чарасы булды дисәк тә ялгышмабыз. Чөнки Бөтендөнья татар конгрессы оешуга һәм аның беренче җыены үткәрелүгә 20 ел тулды.
    Шәхсән үземә 1992 елда үткәрелгән 1нче корылтайда катнашу бәхете дә елмайган иде. Шуңа татар дөньясы өчен зур әһәмияткә ия булган, 2 дистә ел аерып торган бу ике чарада күтәрелгән проблемаларны, әйтелгән фикерләрне чагыштырып карау мөмкинлеге туды. 20 ел мәңгелек вакыт агышында зур чор булмаса да, кешелек тарихында аның һәр мизгеле үз эзен калдырып китә. Хәтеребезгә төшерсәк, узган гасырның 90нчы еллары илебездә бара торган зур үзгәрешләр - милекне хосусыйлаштыру, шуңа бәйле булган "ваучер" ыгы-зыгылары, акрынлап базар мөнәсәбәтләренә аяк атлау, беренче кооперативлар барлыкка килү, төрле реформалар үткәрелү белән тарихка кереп калды. Ә сәяси, рухи тормышка килгәндә, ул елны Татарстанның дәүләт суверенлыгы турындагы Декларацияне яклау максатыннан Бөтенхалык референдумы үткәрелде, Татарстан Конституциясе кабул ителеп, анда җөмһүриятебезнең мөстәкыйльлеге расланды. Татарның "йокыдан уянган", милли асылы, башка халыклар янәшәсендә тоткан урыны турында уйланган, үзаңы үсә, дингә тартыла башлаган, ягъни милли күтәрелеш чоры иде бу. Съездда да сүз күбрәк телебезне, динебезне үстерү, гореф-гадәтләрне яңарту, татарлар хакында Русиядә тамыр җәйгән ялгыш фикерне үзгәртү, милли азатлыкка ирешү һ.б.лар турында барды. Читтән килгән делегатлар татар китаплары җитмәүдән, милли радио-телетапшырулардан, татар артистларының концерт-спектакльләреннән мәхрүм булып яшәүләреннән, татар дөньясы турында мәгълүмат азлыктан, милләттәшләр белән аралаша алмауларыннан зарландылар. Ә бүген инде тормыш бөтенләй үзгә. Хәзерге татар, үз казанында кайнаудан туктап, бөтендөнья аренасына чыкты. Бүген ул чит илләр белән бәйләнештә тора, халык хуҗалыгының төрле тармагында хезмәттәшлек итә, инновацион технологияләр, модернизация, бизнес-проектлар турында сүз алып бара. Элек күтәрелгән күп мәсьәләләр инде заманча технологияләр ярдәмендә хәл ителә: интернет челтәреннән үзеңә кирәкле мәгълүматны ала, татарча китаплар белән таныша, милләттәшләр белән аралаша аласың. ТНВ-Планета каналы тәүлек буе татар дөньясы турында сөйли, аны җир шарының теләсә кайсы почмагында яшәүче милләттәшебез карый ала. Татар артистлары да чит төбәкләрдә инде күптән үз кешегә әверелде. Чит илләрдә яшәүчеләр дә мәркәзебездә еш кунак булалар. Рухи тормышыбызда да үзгәрешләр сизелә: гореф-гадәтләрне, милли бизәкләрне торгызу өчен күп төрле чаралар, шул исәптән дөньяның төрле төбәкләрендә шаулап-гөрләп Сабантуйлар үткәрелә, ислам дине кануннары нигезендә яшәргә тырышучылар саны күбәя.
    Иң мөһиме - милли җанлы кешеләребез аз түгел. Алар шушы юнәлештә эшне җанландыру, мәдәни чаралар үткәрү, мәчетләр төзү өчен саллы ярдәм күрсәтәләр. Ләкин әле бу диңгездә бер тамчы гына. Байлык турында гына түгел, җан азыгы турында да уйланасы, милләт үсеше өчен уртак хезмәткә өлеш кертәсе иде.
    Сүз дә юк, республикабыздан читтә яшәгән милләттәшләребез белән икътисадый, мәдәни багланышларны үстерү буенча Бөтендөнья татар конгрессы зур хезмәт башкара. Бүген ул 376 милли-мәдәни оешманы берләштерә, Татарстанда һәм Россия Федерациясендә 203, чит илдә 123 татар җәмгыяте һәм 50 яшьләр оешмасы белән уңышлы хезмәттәшлек итә.
    Ләкин 20 ел дәвамында һаман актуаль булып калган мәсьәләләр дә аз түгел. Милли мәктәпләрнең саны азая бару, яшь буынның үз телебездә укудан мәхрүм булып, туган телебездән читләшүе, катнаш никахлар саны арту, татар милләтен берничәгә бүләргә тырышу, мәктәп дәреслекләрендә тарихны бозып күрсәтү, матди байлыкка өстенлек бирелү нәтиҗәсендә әхлакый сыйфатларның арткы планга калуы, милләтне асыл затлар белән тәэмин итеп торучы авылларның мескен хәле киләчәгебез өчен борчылу тудыра. Съездда күп кенә делегатларның, татарча сәламләгәннән соң, мин Пушкин телендә чыгыш ясыйм дип, рус теленә күчүләре дә күңелдә төер калдырды. Әдипне, аның телен барыбыз да хөрмәт итәбез, ләкин мондый милли чарада нигә әле үзебезнең Тукай телендә генә аралашмаска? Урыннарда милли хәрәкәтне җитәкләгән кешеләр дә үз телен камил белмәгәч, калганнардан ни көтәргә дә, русча сөйләп, телебез бетә, дип лаф орудан ни мәгънә? Бездә гел шулай: башкалардан күпне өмет итәбез, ә үзебез үзгәрергә бик ашыкмыйбыз, күбрәк сүз сөйләү белән мавыгабыз... Әнә бит, читтә яшәүче милләттәшләребез татар телендә белем алмасалар да, туган телләрен беләләр, гореф-гадәтләрне онытмыйлар.
    Корылтайны оештыруга килгәндә, ул бик эшлекле шартларда узды, мәдәни чараларга да бай булды. Татар үзенең кунакчыллыгын, бай мираслы булуын тагын бер кат раслады. Милләттәшләргә аралашу, уртак мәсьәләләр турында сөйләшү, киләчәккә реаль бурычлар билгеләү өчен хезмәт иткән мондый чараның әһәмиятен, вакытлар узу белән, тарих үзе барлар, бәя бирер әле.
    Җыенның соңгы көнендә съездда катнашучылар Казан арты районнарында булдылар. Районыбыз да бер төркем кунакларны кабул итте. Әлеге очрашу турындагы язманы газетабызның киләсе санында укырсыз.
    Фотолар интернеттан алынды
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: