Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан район җитәкчесе Сергей Димитриев кукмаралыларны һәм кунакларны бәйрәм белән котлады

    -Хөрмәт һәм олы ихтирамга лаек булган ветераннарыбыз, көнне-төнгә ялгап тылда хезмәт куйган, үсмер килеш тормыш арбасына җигелергә мәҗбүр булган өлкәннәребез, әби-бабаларыбыз! Сезне ихлас күңелдән барлык буын вәкилләрен дә берләштерүче зур бәйрәм - Җиңү көне белән тәбриклим, - диелә котлауда. - Миллионлаган кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге бәрабәренә яуланган көн бит ул...

    -Хөрмәт һәм олы ихтирамга лаек булган ветераннарыбыз, көнне-төнгә ялгап тылда хезмәт куйган, үсмер килеш тормыш арбасына җигелергә мәҗбүр булган өлкәннәребез, әби-бабаларыбыз! Сезне ихлас күңелдән барлык буын вәкилләрен дә берләштерүче зур бәйрәм - Җиңү көне белән тәбриклим, - диелә котлауда. - Миллионлаган кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге бәрабәренә яуланган көн бит ул - 9 Май. 1418 көн һәм төн дәвамында барган сугыш юлының һәр метры солдат каны белән сугарылган. Илебез азатлыгы өчен яу кырында башын салучылар арасында 11 меңнән артык райондашыбыз да бар. Сугыштан соң тән һәм җан яраларыннан газапланып, авыр хезмәттән вакытсыз гүргә керүчеләр дә бик күп!

    Бүгенге көндә арабызда булган ветераннар, тыл хезмәтчәннәре алдында башыбызны иябез. Көрәш кырындагы аяусыз батырлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез һәм безгә бүләк иткән тыныч күк йөзе өчен Сезгә зур рәхмәт. Үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм уңышлар телим!

    Реклама

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: