Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • “Урал” хуҗалыгында язгы кыр эшләренә хәзерлек мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә булды (+фоторепортаж)

    Әйе, механизаторлар, игенчелек тармагы белгечләре өчен көнне төнгә ялгап эшләр чак җитте. Йоклап ятып, кулай вакытны кулдан ычкындырсаң, көзгә амбарың буш булачак. Ураллыларның, елдагыча, җиңнәре сызганулы - машина-трактор паркын тутырып тезелгән техника басуга чыгарга команда бирелгәнне генә көтә. Хәер, аларның "Туман" агрегаты ел саен башкаларга караганда 4-5 көн алдан кырда...

    Әйе, механизаторлар, игенчелек тармагы белгечләре өчен көнне төнгә ялгап эшләр чак җитте. Йоклап ятып, кулай вакытны кулдан ычкындырсаң, көзгә амбарың буш булачак.

    Ураллыларның, елдагыча, җиңнәре сызганулы - машина-трактор паркын тутырып тезелгән техника басуга чыгарга команда бирелгәнне генә көтә. Хәер, аларның "Туман" агрегаты ел саен башкаларга караганда 4-5 көн алдан кырда минераль ашламалар сиптерүгә керешә. Быел да эшне ул башлап җибәргән.

    -Көннәр уңай торса, язгы кыр эшләрен 10 көндә башкарып чыгарбыз дип уйлыйбыз. Моңа мөмкинлекләр бар: техниканың һәр төре, хәтта иң иске дигәннәре дә яхшылап ремонтланды, механизаторларыбыз да тәҗрибәле, моңарчы сынатканнары булмады. Җитәрлек күләмдә ягулык-майлау материаллары, һәр гектарга тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә 105 килограмм минераль ашламалар тупланды, - ди хуҗалык җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов.

    Быел өч трактор да сатып алганнар. Күпләп продукция җитештереп сатучы хуҗалык тиеннәр санап яшәми - аена сөт сатудан гына да 22 миллион сум акча керә икән. Ә ел башыннан 112 миллион сумлык акча кереме алынган. Басуларда мул уңыш үсмәсә, терлекчелектә болай нәтиҗәле эшләп булмый, билгеле. Шуңа хуҗалыкта язгы кыр эшләрен кыска срокларда гына түгел, сыйфатлы итеп башкару өчен дә тырышалар. Орлыкларны агулап чәчү өчен дә кирәкле техника сафка бастырылган.

    -Машина-трактор паркы, ындыр табагы, фермалармы - барысы да нәкъ "Урал"дагыча: тәртип, оешканлык хөкем сөрә. Шуңа без, кыр эшләренә хәзерлек биредәге кебек булырга тиеш дип, аларны агрофирма җитәкчеләренә, белгечләренә үрнәк итеп куябыз, - дип билгеләп үтте район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин әлеге хуҗалыкта булган семинар-киңәшмә барышында.
    Кызганычка каршы, бар җирдә дә "Урал"дагыча ал да гөл генә түгел шул. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация бүлеге начальнигы Фәрит Сәләхетдинов белдерүенчә, районда булган 480 тракторның әле 24е ремонттан чыгып җитмәгән. Чәчү комплексларын да тиз арада төзекләндереп, сынап карарга кирәк.

    -Агрофирмаларда тракторларга аеруча зур эш күләмле туры килә, шуңа техниканың иң искеләрен дә сафка бастырырга кирәк. Көздән эшкәртелмичә калган 25 мең гектар җир булуын да онытмыйк. Шуңа һәрбер техниканы эшкә җикмәсәк, кыр эшләре атна-ун көнгә түгел, айга сузылырга да мөмкин, - дип кисәтте ул.

    Кояш кыздыра башлагач, бер гектар җир бер көнгә 60 тонна дымлылык югалта икән. "Язын чәчсәң - сазга чәч", - дип, белми әйтмәгәннәр бит борынгылар, димәк, чәчү өстендә бер көн соңга калу да зур югалту булып кайтачак. Ә эш күләме аз түгел, 74 мең гектар җир тырмаганны, тукландырганны, чәчкәнне, катоклаганны көтә. Шуңа кайбер агрофирмаларда эшне икешәр сменада башкару да бик таманга туры киләчәк. Эш башлангач, төзек техника ватылмас дип тә ышандырып булмый бит. Әлбәттә, ягулык белән өзеклекләр килеп чыкмасын өчен дә алдан чарасын күрергә кирәк.

    -Быел авыр хәлле хуҗалыкларга республика тарафыннан ярдәм булды: товар кредиты сыйфатында ягулык белән тәэмин ителделәр. Уҗым һәм азык культураларының һәр гектарына берәр центнер, чәчкәндә кертү өчен 50шәр килограмм исәбеннән ашлама да булачак, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рафак Хәлиуллин.

    Бәрәңге игүгә игътибарны арттыру кирәклеген дә искәрттеләр. Бүген базарда аның бер килограммы 25 сум тора. Вахитлеләрнең дә, әнә, бәрәңге сатып, әйбәт кенә акча эшләп яткан көннәре. Шуңа акчага аптырап яшәмиләр. Җирдә эшләп, үз көнеңне үзең күрә алу мөмкинлеген алар күптәннән хуҗалык итү рәвешләре белән расладылар инде.

    Район буенча 12 мең гектарда күпьеллык үләннәрне, 17 мең гектарда уҗым культураларын тырмалау һәм тукландыру, 20 мең 300 гектарда туңга сөрелгән җирләрдә дым каплату, 16 мең гектарда бөртеклеләр, 9380 гектарда кукуруз, 19 мең гектарда азык культуралары чәчү бурычы тора.

    Хуҗалыкларда һәм агрофирмаларда күпьеллык үләннәрне тукландыру башланды.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: