Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Балаларны бик яратам

    Поселокның алтынчы номерлы "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Гөлфия Хаҗиәхмәтованың эш тәҗрибәсе - 27 ел. Бакчага Казанның беренче номерлы педагогия училищесын тәмамлап, 1985 елда килә ул..

    Реклама


    -Кечкенәдән балаларны бик яраттым. Мәктәптә укыганда ук үзем турында киләчәктә я укытучы, я тәрбияче булачакмын, дип әйтә идем. Аллага шөкер, хыялым чынга ашты: инде менә өч дистә елга якын балалар арасында кайнашам. Үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдына да китерә алмыйм, - ди ул. - Миннән еш кына: "Гел бер урында эшләү туйдырмыймы?" - дип сорыйлар. Әлбәттә, юк. Ияләнгән коллективта хезмәт куюга ни җитә?! Хезмәттәшләрең белән дустанә мөнәсәбәттә булсаң, авырлыклар, борчу-мәшәкатьләр җиңел уза бит ул. Мөдиребез Миннур Гыйльман кызы да кешелекле, кайчан гына мөрәҗәгать итсәк тә, үзенең акыллы киңәшләрен бирә, һәрвакыт ярдәм кулын суза. Миңа алмашка эшли торган тәрбияче Гөлчәчәк Бәзгытдинова, ярдәмчем Любовь Минвәлиевалар белән дә үзара килешеп эшлибез.
    Мәктәпләр генә түгел, балалар бакчалары да кәгазь эшенә кереп чумды хәзер. Иң элек кулдан язасың, соңыннан электрон вариантка күчерәсең... Өстәвенә тәрбия процессында яңадан-яңа метод һәм алымнар да куллануны таләп итәләр. Боларның барысына да ничек өлгермәк кирәк?!
    -Әйе, чыннан да, таләпләр бик көчле. Мин хезмәт юлымны башлаган елларда төп игътибар башлыча балалар тәрбияләүгә юнәлтелә иде, хәзер исә икесен дә бергә алып барырга туры килә: көн дәвамында балалар белән дә буласың, документ эшеңне дә тәртиптә тотасың. Боларның барысына да өлгерү өчен тәрбиячедән иң элек үзе сайлаган һөнәрен ярату сорала, - ди Гөлфия Әхәт кызы. - Кайвакыт бакчага йөрүче балаларны сиксәненче еллардагылар белән чагыштырам да, көрсенеп куям: ул вакытта балалар тәртиплерәк, әти-әниләр исә сабыррак иде. Заман белән бергә барысы да үзгәрә шул. Көннәр буе компьютер артында, телевизор каршында утыруның зыяны бик зур, әлбәттә. Балаларның күбесе агрессив, шук, күзгә генә карап торучы малай-кызлар юк хәзер. Шуның өчен берсен дә күз уңыннан югалтмыйча, һәр балага шәхсән якын килеп эшләү төп максат итеп куела да.
    Тәрбиячеләрдән биш ел саен белемне күтәрү курсларында уку, даими рәвештә ачык дәресләр күрсәтү дә сорала. Әти-әниләр катнашында уздырылган бәйрәмнәргә, төрле тематик чараларга да әзерләнергә кирәк. Гөлфия Хаҗиәхмәтова үзенең эшчәнлеген "Сәнгатьле сөйләмне формалаштыру" дигән тема астында алып бара. Күпчелек бакчаларда яслеләр ябылганнан соң, турыдан-туры төркемгә килеп керүче балалар өчен әлеге алымның файдасы зурдыр дип беләбез.
    -Бакчага килгәндә кайбер балалар сөйләшә дә белмиләр, чөнки өйдә алар белән шөгыльләнмиләр. Төрледән-төрле шигырьләр, әкиятләр, такмаклар, тизәйткечләр аша балаларның акрынлап сөйләмнәре формалаша. Уен формасында алып барылган дәресләрдән соң һәр яктан алга китеш сизелә. Беркемнән оялмыйча бии, җырлый, шигырьләр сөйли башлыйлар. Аларга карап мин дә куанам, - ди тәрбияче. - Мин бүгенге көндә 4-5 яшьлекләр белән эшлим. Алар инде зурлар дисәк тә була. Дәресләрдә дә тыныч кына утыралар, сорауларга да төгәл җаваплар бирергә тырышалар. Ел саен ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашабыз. Табышмаклар, шигырьләр, әңгәмәләр аша балалар юл йөрү кагыйдәләренә төшенәләр, светофор һәм юл билгеләрен өйрәнәләр.
    Әти-әниләр белән дә тыгыз элемтәдә тора тәрбияче. Үз төркеменә йөрүче 23 бала өчен икенче әни ул. Көн дәвамында тыныч күңел белән эшләү өчен балаңны ышанычлы кулга тапшырырга кирәк. Гөлфия ханым әнә шундыйлардан. Алга таба да сау-сәламәт булып, шатланып эшкә килергә, сөенеп өенә кайтырга язсын аңа.


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: