Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Айдар Фәйзуллин: Күмәк хезмәт нәтиҗәсендә генә уңышларга ирешергә мөмкин

    Ядегәр авыл җирлеге башлыгы җирлектә нинди эшләр башкарылуы турында сөйләде.

    Яши торган йорт-җирен, авылын һәркем төзек, матур  итеп күрергә тели. Тигез асфальт юл, чиста су, балалар өчен спорт-уен мәйданчыклары, өлкәннәргә ял паркы – авыл кешесенең якты хыялы. Әмма әйләнә-тирәне тәртипкә китерү тиз, җиңел генә башкарыла торган хезмәт түгел. Ул күп матди чыгымнар һәм тырышлык сорый. Шулай да соңгы елларда авыллар матурлана, төзекләнә бара...

    Моның өчен дәүләт тарафыннан зур мөмкинлекләр тудырыла, үзара салым, грантлар хисабына күләмле эшләр башкарыла, шулай ук авыл халкы, аннан чыгып киткән якташлар да җирлек тормышында актив катнаша.  Ядегәр авыл җирлеге башлыгы Айдар Фәйзуллин да моны раслый, күмәк хезмәт нәтиҗәсендә генә уңышларга ирешергә мөмкин, дип саный. Аның әлеге вазыйфага билгеләнгәненә 3 ел икән.

    «Җирлеккә керүче дүрт авыл - Тарлау, Ядегәр, Югары һәм Түбән Шәмәрдәндә халык бик дус, бердәм. Барлык мәсьәләләрне дә бергә-бергә хәл итәргә тырышабыз. Җирлекне төзекләндерүгә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәтемне белдерәм», - диде ул.

    Үткән ел үзара салымны бер кешегә Ядегәр, Түбән Шәмәрдәндә – 500 сум,  Югары Шәмәрдән, Тарлауда 700 сум исәбеннән билгеләгән булганнар. Җирлектән барлыгы 500 мең 700 сум акча җыеп алынып, ул, дәүләттән субсидияләнеп, 2 миллион 503 мең 500 сум булып кайткан. Җирлек башлыгының сүзләренә караганда, әлеге акчалар авылларга юллар салу, энергия саклагыч лампочкалар кую, су башнясын  койма белән әйләндереп алу, зират коймаларын тоту, чишмәне ремонтлау өчен файдаланылган. Шулай ук акчаларның бер өлеше кыш көне юлларны кардан чистартырга, Ядегәрдә су торбаларын алыштыру өчен проект-смета документлары эшләтергә калдырылган.

    Чишмәләр авылларның көзгесе кебек. Ядегәрдә дә аларны карап торуга зур игътибар бирелә. Быел гына да Түбән Шәмәрдәндә «Камил» чишмәсенә ремонт ясалган. Якташлары – «Тойма» җәмгыяте директоры Рәҗәп абый Галиев һәм аның туганнары ярдәме белән «Әниләр» чишмәсе калкып чыккан.

    «Аллага шөкер, безнең яклар чишмәләргә бик бай. Мин бу вазыйфада эшли башлаганнан бирле барлыгы алты чишмә тәртипкә китерелде, әле аңа кадәр күпмесе төзекләндерелгән булгандыр. Яңадан дүртне ремонтлыйсыбыз бар. Якташлар да ул яктан бик актив, кызыксынып шалтырата, ярдәм тәкъдим итәләр, үзләреннән истәлек калдырырга телиләр. Мәктәп территориясендәге һәйкәлгә дә капиталь ремонт авылдашлар ярдәме белән башкарылды, гранит таш куелды. Ядегәр зиратына җирләнгән Ленин орденлы рус теле укытучысы Александра Дмитриева каберенә чардуган һәм таш урнаштырылды», - - диде җирлек башлыгы.  

    Реклама

    Быел ядегәрлеләр алты грант откан. Шулар хисабына дүрт авылда да спорт-уен мәйданчыклары барлыкка килгән. Шулай ук Ядегәрдә җәяүлеләр өчен юл салынган. Тротуар кырыйларын матурлау, тәртипкә китерүдә авыл халкы булышкан. Җирлек башлыгы ватсап төркемнәренә хәбәр салуга, битараф калмыйча, эшкә чыкканнар.

    Йөрерлек түгел, әҗәл урамына тиң, дип халык зарлана торган Гагарин һәм Мәктәп урамнарына да быел асфальт түшәлгән. Элегрәк бу сорауны үзара салым акчалары хисабына гына хәл итеп булмый, дип аңлаткан иде җирлек башлыгы. Мәсьәләне чишү өчен район җитәкчелеге Президентка мөрәҗәгать иткән.

    Бүгенге көндә дә җирлектә республика программалары нигезендә төзелешләр дәвам итә: Ядегәрдә модульле врач амбулаториясе, Түбән Шәмәрдәндә күпфункцияле үзәк аякка басып килә.

    Тагын шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: авылларда хезмәт белән тәэмин ителеш яхшы, дип сөйләде Айдар Нәҗип улы. 493 кеше җирлектәге төрле учреждениеләрдә хезмәт куя икән. Дүрт крестьян-фермер хуҗалыгы оешкан, тугыз эшмәкәр бар. Алар да кырыкка якын кешене ашлы итә. Шәхси хуҗалыкларның күбесе терлекчелек белән шөгыльләнә. Быел өч һәм аннан күбрәк сыер асраучыларга район программасы ярдәмендә түбән бәядән 117 төргәк печән таратылган. Элеваторга 35 тонна фуражга заявка бирелгән.

    Ядегәр авылыннан Разыя апа Сәмиева белән дә сөйләшеп, хәлләрен белештек. Ул гомер буе «Восток» хуҗалыгында хезмәт куйган, шуның 20 елында икътисадчы вазыйфасын башкарган. Әлеге вакыт эчендә аңа алты җитәкче белән иңгә-иң куеп эшләргә туры килгән. Хәзерге вакытта исә лаеклы ялда тыныч, матур картлык кичерә.

    «Шөкер итеп яшәргә кирәк. Зарланам дисәң, аның сәбәбен табарга була, тырнак астыннан кер дә табыла, әмма аннан ни файда?! Бик рәхәт, җитеш яшибез, хәтта кибетләрдән икмәкне дә сайлап алабыз бит. Авылыбыз көннән-көн  матурлана. Спорт белән шөгыльләнгән, җыр-моңга тартылган кешеләр өчен дә бөтен мөмкинлекләр бар, иң мөһиме - сәламәтлек кирәк. Илдә авыру таралганчы, барысы да гөрләп торды. Мин үзем скандинавча йөрергә яратам. Шулай бер вакыт кайтып барганда, юлыма бер кыз очрады, волейболга ашыгуы икән, тагын ике хатын-кыз клубка физкультура буенча түгәрәккә китте. Аны Миннегөл Кәшипова алып барды. И-и, ул үзе сөйли, аңлата, чәй өстәлләре оештыра... Оныклар да өйдә утырмый: түгәрәкләргә йөри. Без мәктәпкә якын гына торабыз, андагы матурлыкны сөйләп бирерлек түгел! Туганнар кайтса, кунаклар килсә дә, аларны шунда алып кереп күрсәтеп чыгам. Сокланып китәләр. Авылларда мәчетләр эшли, укулар да үткәрелде. Кызганыч, авырту гына тормышыбызга киртәләр кертте. Аллаһ боерса, барысы да рәтләнер, элеккеге көнкүрешебезгә кире кайтырбыз, дип ышанам», - диде ул.

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: