Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Авылның киләчәге анда яшәүчеләр кулында

    Авыл җирлекләрендә җирле үзидарә органнарының 2012 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышлары башланып китте. Узган атнада Зур Кукмара урта мәктәбендә һәм Зур Сәрдек гимназиясендә үткәрелгән очрашуларда район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллинның һәм авыл җирлеге башлыклары Марат Галиев, Минефәрт Фәттаховларның хисаплары тыңланды.

    Һәр авыл үз проблемалары һәм күнегелгән тәртип белән яши. Бу ике җирлектәге авылларны райондагы иң нык, бай торак пунктлар исәбенә кертергә мөмкин. Чөнки халкы һөнәрле, эшлекле: итек басалар, төзелеш материаллары җитештерәләр, балта эшләре, алып-сату белән шөгыльләнәләр. Моннан тыш, Зур Сәрдек авыл җирлегендә халык суган һәм башка төр яшелчәләр үстерә, күпләп мал асрый. Узган ел шәхси ярдәмче хуҗалыкларда барлыгы 522,9 миллион сумлык продукция җитештерелгән, бер хуҗалыкка исәпләгәндә 532 мең сум акчалата керем алынган. Шуңа йорт саен җиңел һәм башка төр техника булуына гаҗәпләнерлек түгел. Соңгы ике елда гына да гомуми мәйданы 2250 квадрат метр булган 25 йорт төзелгән.
    -Халыкның үз көнен үзе күрергә сәләтле булуы авылларның төзеклегендә, аларның яшәү рәвешендә дә чагыла, - диде район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, әлеге җирлекләрнең тормыш-көнкүрешенә бәя биреп.
    Тормыш бер урында таптанмый - узган ел да социаль объектларга, юлларга ремонт ясалган, чишмәләр, күперләр төзекләндерелгән. Авыл халкы азык-төлек, көнкүреш товарларына мохтаҗлык кичерми хәзер: шәхси кибетләр гөрләтеп сату итәләр. Рухи азык турында да онытмыйлар: төрле мәдәни чаралар, бәйрәмнәр үткәрелеп тора. Шул ук вакытта борчыган мәсьәләләр дә юк түгел. Зуркукмаралылар заманча мәдәният йортына мохтаҗ. Узган ел биредә шәхси йортлар төзү өчен 700 җир кишәрлеге бирелгән, ул урамнарга су, газ, электрүткәргечләр сузарга, юллар салырга кирәк. Ә Зур Сәрдектә балалар бакчасында сабыйлар өчен урыннар җитми, әти-әниләр аларны башка авыллардагы бакчаларга йөртергә мәҗбүр. Бу мәсьәләләрне хәл итү районның киләсе еллардагы эш планына кертелгән, үз чираты белән алар хәл ителми калмас. Авылларны саклап калу өчен анда социаль объектларның һәр төре булып, халыкка хезмәт итүе кирәк. Ләкин мәсьәләнең икенче ягы да бар. Мәчет булып та, аңа халык йөрмәсә, мәдәният йорты булып та, ул буш торса, яшьләр тәртипсезлек кылып йөрсә, гореф-гадәтләр онытылып, эчүчелек чәчәк атса, мондый авылның да киләчәген өметле дип булмый. Әнә, наркомания элек күбрәк шәһәрләргә хас күренеш иде. Хәзер аны авыл җирендә кулланучылар булуы турында да ишетәбез. Кайда эчүчелек, наркомания - шунда җинаятьчелек чәчәк ата дигән сүз. Зур Сәрдектә үткән җыелышта чыгыш ясаган район прокуроры Минемулла Нәҗипов та бу хакта басым ясап үтте:
    -Безгә тәрбия мәсьәләсенә игътибарны тагын да көчәйтергә кирәк. Шулай ук негатив күренешләргә битараф калмасак иде. Җинаять кылынгач, аның сәбәбен, кайдан килеп чыгуын эзләүдән файда юк, аны булдырмый калу өчен тырышырга кирәк. Монда халыкның да актив булуы, үзенең гражданлык бурычын үтәве мөһим, - диде ул.
    Матди байлык белән рухи байлык тәңгәл килгәндә генә яшәвебез мәгънәле булыр.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: