Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Җаваплы сынау бусагасында

    Быелгы язгы чәчү республикага 8 миллиард сумга төшәчәк - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күптән түгел булып үткән киңәшмәләрдә әнә шулай дип белдерде.

    Реклама

    Кыр эшләренең авыр булачагын да яшермиләр, чөнки 2010 елгы корылык нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгының ресурслары нык саекты, шул чорда банклардан алынган кредитлар эре инвесторларның да, мөстәкыйль эшләүче хуҗалыкларның да күбесен муеннан бурычка батырды. Нәтиҗәдә минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары, югары репродукцияле орлыклар булдыру өчен яңа кредитлар алу проблемага әверелде. Шуңа авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә быел күбрәк үз көчләренә таянырга туры киләчәк.
    Быел районыбызда 46149 гектарда бөртеклеләр, 31110 гектарда терлек азыгы культуралары, 1020 гектарда бәрәңге игү планлаштырыла. Көздән 20400 гектарда уҗым культуралары чәчелгән. Республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында, кар капламы бик юка булу сәбәпле, уҗым басуларының шактый өлешенә зыян килсә, безнең якларда кар чагыштырмача мулрак яуды, шуңа көзге культураларның яхшы кышлавына өмет зур. Шулай да чәчүлекләрнең 10 процентын яңадан яки өстәп чәчәргә туры киләчәк. Чөнки көзге чәчүдән соң яңгырлар булмау сәбәпле, кайбер участокларда уҗымнар кышка зәгыйфь булып керде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллинның әйтүенчә, язгы чәчү өчен барлыгы 7300 тонна орлык кирәк. Ул артыгы белән хәзерләнгән: хуҗалык амбарларында 9386 тонна орлык бар һәм шуларның 90 проценты - югары репродукцияле. Быел район буенча һәр гектарга тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә ким дигәндә 50 килограмм өстәмә сый кертү өчен тырышырга кирәк. Бүгенге көнгә 6 мең тоннага якын минераль ашламалар тупланган. Республика җитәкчелеге аларны булдыру өчен игенчеләргә 2 миллиард 300 миллион сумлык ярдәм күрсәтергә җыена, ләкин субсидияләү махсус схема буенча башкарылачак, ягъни аны алу өчен хуҗалыклар башта үз средстволарына һәр гектарга тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә кимендә 10ар килограмм минераль ашлама сатып алырга тиеш.
    -Дәүләттән бер тапкыр һәр гектарга 150 сум, аннан икенче тапкыр 288,81 сум, шулай ук һәр мөгезле эре терлеккә 650 сум исәбеннән ярдәм күрсәтелде инде. Моннан тыш, минераль ашламаларны һәр гектарга 18 килограммнан күбрәк туплаган хуҗалыкларга тагын өстәмә бер гектарга 166 сум 97 тиен исәбеннән субсидия биреләчәк. Кузаклы культуралар игү өчен аерым ярдәм каралган: аның һәр гектарына 2011 ел өчен 1300 сум, ә 2012 елда 1000 сум субсидия түләнәчәк. Ләкин субсидия бирелгәндә көздән ике төрле шартның үтәлгән булуы исәпкә алына: беренчедән, хәзерләнгән орлыкның 85 проценттан артыгы югары репродукцияле булырга, икенчедән, хуҗалык картайган күпьеллык үлән басуларын яңарту өстендә эзлекле эш алып барырга тиеш. Кызганычка каршы, фермер хуҗалыкларының күбесе әлеге шартларны үти алмыйлар, шуңа субсидия алганда кыенлыклар килеп чыга, - ди Рафак Шамил улы.
    Ягулык-майлау материалларына да ташламалар каралган. Ул өч траншта - апрель, май, июнь айларында булачак һәм һәр литр дизель ягулыгы 17 сум 50 тиеннән биреләчәк. Быел чәчүлекләрне иминиятләштерүдә дә яңалыклар көтелә: башка елларны авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр иминиятләү килешүендәге сумманы тулысынча түләп, аннан соң гына моның өчен каралган субсидияне алса, быелдан башлап ул аның яртысын гына түли, ә калган өлешен дәүләт үзе иминиятләү компаниясенә күчерә.
    Ә техниканың әзерлегенә килгәндә, аны сафка бастыру өчен урыннарда күләмле хезмәт башкарылды. Янилдә Кукмара аграр көллияте базасында механизаторларны укыту оештырылды. Агрофирма, хуҗалык җитәкчеләре практикага кайтучы студентлар белән очрашып сөйләштеләр. Кадрлар проблемасы үзен сиздергән хуҗалыкларда аларның ярдәме бик кирәк булачак.
    -Быел яз үткән еллар белән чагыштырганда 10-15 көнгә соңга калып килә, кыр эшләре дә үзенчәлеклерәк булачак. Кышкы айларга карап фаразлаганда, июль, август айлары бик эссе, коры килер дип көтелә, шуңа чәчүгә бик иртә срокларда - гади чәчкечләр белән басулар җитешер-җитешмәстә үк керешү таләп ителәчәк. Орлыклар дымга салынып, тишелеп чыккан үсентеләр май кояшын күреп калырга тиеш, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе. - Урыннарда хезмәтне ике сменада оештырып, булган техникадан җитештерүчән файдалану таләп ителә. Һәм, әлбәттә, сыйфат мәсьәләсенә игътибар зур булырга тиеш. Чөнки игенчелек ул шундый тармак, бер көнне ясаган ялгышыңны син инде икенче көнне төзәтә алмыйсың, ул бер еллык уңышның язмышын хәл итә. Фермерлар да үз басуларының торышына игътибарны арттырсыннар иде, быел район киңәшмәләрендә, чәчүлекләрне кабул итүләрдә алар да читтә калмаячак. Гомумән, авыл хуҗалыгында продукция җитештерүгә караш тамырдан үзгәрергә тиеш. Әгәр зур чыгымнар тотыла икән, никадәр югары уңыш алынса да, моннан файда аз булачак. Шуңа чыгымнарны мөмкин кадәр киметеп, продукция җитештерү үзен акларлык итеп эшләргә кирәк. Продукциянең үзкыйммәте түбән булганда гына без әлеге тармактан табыш ала алачакбыз.
    Күптән түгел Мамадыш районында булып узган киңәшмәдә дә шул мәсьәләгә аеруча басым ясалды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: