Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Ашлыкның амбардагысы яхшы

    Иген уңышын югалтуларсыз җыеп алуны оештыру максатыннан, район Башлыгы Р.Рәхмәтуллин җитәкчелегендә район штабы төзелде. Ә аның сыйфатына контрольлек итү өчен район газетасының баш мөхәррире Г.Шәрипова, район ветераннар Советы рәисе М.Мансуров, инвалидлар җәмгыяте рәисе Р.Нигъмәтҗановлар составында контроль группасы оештырылды. Шимбә көнне әлеге группа "Әсәнбаш" агрофирмасында булып, уракның барышы, эшнең сыйфаты белән...

    Реклама

    Агрофирма буенча 4700 гектарда игелгән бөртеклеләрне җыеп алуда 9 комбайн катнаша. Аларның икесе борчак егуга, җидесе арыш суктыруга чыккан. Комбайнчыларның икесе генә читтән килгән, калганнары һәм аларның ярдәмчеләре - шушы җирлектә яшәүчеләр. Барлык техниканы аптечка, чиләкләр һәм башка кирәк-ярак белән тәэмин иткәннәр. Комбайнчылар белән төзелгән килешүдә хезмәткә түләү тәртибе аңлатылган. Эш күләменә карап түләүдән тыш, хезмәтнең сыйфаты, комбайнчының стажы, беркетелгән техникада өзеклексез эшләве өчен дә өстәмә хезмәт хакы каралган. Мәсәлән, бер үк техникада бер елдан артыграк эшләгән өчен түләүгә 7 процент өстәлсә, ул ел саен арта барып, 6 елдан күбрәк эшләгән өчен өстәмә түләүнең күләме 50 процентка җитә. Ләкин акчаның кәгазьдә исәпләнүе бер, кулга керүе икенче нәрсә. Биредә хезмәткә түләүдә тоткарлыклар булса да, уракка техниканы әзерләгән өчен исәп-хисап ясалган.
    "Әсәнбаш", "Виль Кужым" бүлекчәләрендә инде арыш тулысынча җыеп алынган, һәр гектардан уртача 18-20 центнер бөртек суктырылган. Комбайннар шимбә көнне "Алга" бүлекчәсендә эшкә керешкәннәр иде, әмма төштән соң кинәт кенә офык артыннан килеп чыккан болыт "ә" дигәнче җир өстен яңгырга коендырып китте, басуларда эш тукталды.
    -Игеннәрне суктыра башлауга бүген дүртенче көн, әмма яңгыр ныклап уракка кереп китәргә ирек бирми әле, гел эштән бүленәбез, - ди агрофирманың генераль директоры Раил Галимуллин.
    Басуларда хәрәкәт тукталса да, ындыр табагында ашлык киптергеч һәм чистарткыч агрегатлар кичке сәгать 11ләргә кадәр эшләп тора. Дүрт бүлекчәдән дә суктырылган ашлык шушында кайтарыла, эшкәртелә, саклана икән. "Бер урында гына булгач, ындыр табагын урак өстенә хәзерләү дә, хезмәтне оештыру, контрольлек итү дә уңай", - ди агрофирма җитәкчесе. Инде ике дистә ел биредә мөдирлек итүче Рәкыя Җиһаншинаның тәҗрибәсе җитәрлек, ул эшләгәндә, ашлык әрәм-шәрәм булыр дип куркасы юк. Үзе дә тик торырга яратмый, башкаларга да көн үтсенгә йөрергә ирек куймый.
    Контроль группасының "аксакаллары" Мияссәр ага Мансуров белән Равил абый Нигъмәтҗановлар авыл хуҗалыгын читтән генә белүчеләрдән түгел, заманында бу тармакта озак эшләделәр. Шуңа алар күзеннән складларның хәзерлеге, кайткан ашлыкның чисталыгы, эшкәртелгәненең сыйфаты, бөртекләрнең эрелеге - берсе дә читтә калмады. Хәзерлек дәрәҗәсе начар түгел - барлык складлар яхшылап чистартылган, дезинфекцияләнгән, агартылган. Кайбер урыннардагы кебек, чыпчык-күгәрченнәр дә хуҗа булып йөрми. Хәзерге вакытта яңа уңыштан күчмә фонд өчен арыш орлыгы салына. Быел 400 гектарда халык өчен ят булган эспарцет дигән күпьеллык үлән үстерелгән, аны суктырып, 21 тонна орлык хәзерләгәннәр.
    -Быел беренче тапкыр күпләп иктек. Массаны әйбәт бирә, сенажга салырга да ярый. Орлыгын "Бөр" агрофирмасына, "Восток" хуҗалыгына биргән идек, быел да сату мөмкинлегебез бар, - ди Раил Галимуллин.
    2500 гектарда арыш чәчәргә ниятлиләр, аңа 710 гектарда җир эшкәртелгән инде. Узган елгы уңыштан хәзерләнгән 188 тонна орлыклары бар. Аның тиешенчә эшкәртелүендә, сакланышында КЗС операторы Рафаэль Шакировның (рәсемдә) да өлеше зур.
    -Электрик та әле ул безнең. Һәрбер механизмның рәтен белә, - дип мактый аны Рәкыя апа.
    Агрофирмада эшче кулларга кытлык үзен сиздерсә дә, элеккеге ышанычлы, тәҗрибәле кадрлар да аз түгел. Биредә кыр эшләрендә әнә шундыйларга таяналар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: