«Ак»мы әллә «соры»мы: пенсия күләменә нинди төр эш хакы йогынты ясый?
Кукмара районының Пенсия фонды җитәкчесе Марсиль Төхбәтуллин белән әңгәмә.
Казандагы төзелеш оешмаларының берсендә эшләүче туганым үзенең яхшы хезмәт хакы алуына сөенеп бетә алмый, объектны тапшырганнан соң, хәтта премия дә бирәләр, ди бу.
Киләшәм, бар кешегә, көн тудымы, акча кирәк. Әмма авырып киткәндә вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие, чираттагы яллар өчен эш белән тәэмин итүче түлиме соң?
«Юк инде, без бит рәсми рәвештә теркәлмәгән. Шуның өчен акчаны да конверт белән алабыз, - ди 32 яшен яңа гына тутырган ир. – Конвертның “соры” эш хакы икәнен, Пенсия фонды һәм салым органнарына бер тиен дә күчерелмәвен беләм. Әмма башка чара юк: гаиләне туендырасы, ипотека түлисе бар, балага, ашау-эчү, кием-салымга да акча бик күп кирәк. Яшь вакытта ял йортларына да йөрисе килә. Шулай булгач, акчаның “төсе” турында озак уйлап тормыйсың инде – кайда кабул итәләр, урнашасың да эшлисең. Киләчәктә ни булыр, анысын әйтә алмыйм, хәзергә канәгать».
Ни өчен күпчелек яшьләрне рәсми булмаган эш урыны һәм «конвертлата» хезмәт хакы җәлеп итә соң? Сорауга җавапны Кукмара районының Пенсия фонды җитәкчесе Марсиль Төхбәтуллин белән бергәләп эзләргә тырыштык.
- Моның сәбәпләре күп һәм төрле, - ди ул. – Берәүләрне, халыкның түбән керемле өлешенә кереп, субсидия һәм компенсацияләр алу, ә икенчеләрне «ак» һәм «соры» эш хакы арасындагы аерма канәгатьләндерә. Моннан тыш, эшсезлек буенча пособие алучы һәм шул ук вакытта килешү төземичә генә эшләүчеләр дә бар. Ә шулай да «конвертлата» акчага кеше чарасызлыктан риза була.
Салымнар, иминият кертемнәренә экономия ясаган эш бирүче акчаны конверт белән тапшыра да, эше бетә. Ул хезмәткәрнең сәламәтлеге һәм иминлеге турында уйламый. Әгәр эш урынында үзвакытында лаеклы хезмәт хакы түләнсә, беркем дә «соры» базарны сайламас иде. Һәркем, үз хокукларын якларга өйрәнеп, эш урыннарында хезмәт законнары саклауны таләп иткән очракта гына проблеманы хәл итеп булачак. Шул вакытта гына «соры» эш хакының «кара» пенсиягә әверелүенә юл куелмас.
- Марсиль Габделфәртович, «ак» хезмәт хакының булачак пенсиягә йогынтысы бармы?
- Әйе, бар. 2002 елның 1 гыйнварыннан башлап рәсми рәвештә «ак» хезмәт хакы алу аеруча мөһим. Чөнки нәкъ менә шул вакыттан булачак пенсиянең төп факторлары булып, эш хакының күләме, стаж озынлыгы һәм Пенсия фондына күчерелгән иминият кертемнәре тора. Ә инде 2015 елдан иминият пенсиясе хезмәт эшчәнлегенең һәр елы өчен исәпләнелүче шәхси пенсия коэффициентлары (баллар) ярдәмендә формалаша. Балларның нигезен эш бирүченең хезмәткәр өчен Пенсия фондына керткән иминият кертемнәре тәшкил итә.
Үзенең беренче даими эш урынына чыккан, рәсми рәвештә «ак» хезмәт хакы алучы тулысынча мәҗбүри пенсия иминиятләве системасында катнаша башлый. Нәкъ менә әлеге төр эш хакы белән генә Пенсия фондына кертемнәр күчерелә ала. Мисал өчен, берәү намуслы эш бирүчедә 25 мең сум хезмәт хакы ала. Дустының кулына да шулкадәр сумма керә. Әмма аның рәсми эш хакы 12 мең сумнан артмый. Лаеклы ялга чыккач, «ак» хезмәт хакы алып эшләгәненең пенсиясе дустыныкына караганда күбрәк булачак.
- Стаж һәм пенсия балларына да тукталсагыз иде.
- Картлык буенча иминият пенсиясе билгеләнсен өчен, пенсия баллы 2025 елдан башлап 30дан да (2021 елда, күчеш периодын исәпкә алып, 21 баллдан да түбән түгел) ким булмаска тиеш. 2024 елдан башлап минималь иминият стажының 15 елдан да аз булмавы зарур. 2021дә - 12 ел.
Пенсиягә хокук алу өчен пенсия коэффициенты һәм стаж җитмәгән очракта, пенсия билгеләү кирәкле баллар җыелганчы кичектереләчәк. Лаеклы ялга чыгу яше җитеп биш ел үткәч тә моңа ирешеп булмаса, иминият стажы һәм пенсия баллары суммасы таләп ителгәннән кимрәк икән, хатын-кызлар – 65, ә ир-атлар 70 яшьтә социаль пенсия алу өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итә ала.
Җыелган пенсия коэффициенты балларын Россия Пенсия фонды сайтыннан яисә дәүләт хезмәтләре порталыннан, шулай ук Россия Пенсия фондының мобиль кушымтасыннан белергә мөмкин.
Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев