Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Акчамы, бушка дарумы?

    Пенсия фонды идарәсеннән алынган мәгьлүматларга караганда, бүгенге көндә районда 7723 инвалидның 6627се, ягъни 86 проценты социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартып, аны акчалата алуны хуп күргән. Югыйсә, зур сумма турында сүз бармый: айга 881 сум 63 тиен. Ә 5992 инвалид социаль пакетның дарулар өчен түләнә торган 679,05 сумын акчалата ала. Сау-сәламәт...

    Пенсия фонды идарәсеннән алынган мәгьлүматларга караганда, бүгенге көндә районда 7723 инвалидның 6627се, ягъни 86 проценты социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартып, аны акчалата алуны хуп күргән. Югыйсә, зур сумма турында сүз бармый: айга 881 сум 63 тиен. Ә 5992 инвалид социаль пакетның дарулар өчен түләнә торган 679,05 сумын акчалата ала. Сау-сәламәт булганда бу бәягә дару алынмаска да мөмкин. Әмма авыру-сырхау беркөнне янә ишегеңне какса...

    -Даруларның бәясе гел артып тора. Шикәр диабеты, яман шеш, бума ютәлгә каршы препарат бәяләре бигрәк тә югары. Мәсәлән, инсулинның бер тартмасы 3-4әр мең сум тора. Кайберәүләргә ул аена берничә кирәк. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау да шактый кыйммәткә төшә, - дип кисәтә табиблар.

    Ә бу даруларны үзеңә сатып алырга туры килсә, социаль пакет өчен бирелгән 881 сум гына түгел, айлык пенсия акчасы да җитмәячәк бит. Бүген сәламәтлеген канәгатьләнерлек, чирдән исән-сау котылдым дип артык тынычлану да дөрес булмас - кайберәүләр үзләренең физик халәтен белеп, хроник авыруның мәкерлелеген, аның кисәк аяктан егу мөмкинлеген аңлап бетермәскә мөмкин. Шуңа да бу мәсьәләгә җитдирәк карап, дәвалаучы табиб белән киңәшләшү зарур. Ә инде социаль пакетны элек акчалата алучылар аны 2015 елда кире кайтарырга уйлыйлар икән, бу әле 1 октябрьгә кадәр мөмкин эш. Моның өчен район пенсия фонды идарәсенә барып, гариза язарга кирәк. Ә социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланучылардан кабат гариза язу соралмый.

    Үзәк район дәваханәсе мөдире Мөнир Гыйниятуллинның әйтүе буенча, 2013 елда инвалидларга 16 миллион 93 мең сумлык дарулар бушка бирелгән. Быел исә 16 миллион 986 мең сумлык дарулар белән тәэмин итү каралган.

    Гөлсинә ШАКИРОВА, Кукмара поселогы:
    -Мин быелга кадәр социаль хезмәтләр җыелмасын акчалата ала идем, чөнки шифаханәләрдә дәваланганым юк, юлда да йөрмим. Кулланган даруларым да артык кыйммәткә төшми. Әмма олыгайган саен чирнең башка төрләре дә үзен сиздерә: кан басымы уйный, йөрәк "шаярта" башлады. Шуңа киләсе елдан бушка дарулар алуны сайладым, пенсия фонды идарәсенә барып, гариза язып кайттым инде.

    Фәйзелхак ХАНАФИН, Адай авылы:
    -Тормыш кешене төрле яклап сыный, мин сәламәтлегемә бәйле авырлыклар күрдем. Инфаркт кичереп, йөрәгемә операция ясатырга туры килде. Шуннан бирле табибларның ишекләрен еш шакыйм. Дәвалану, белгәнегезчә, даруларсыз гына мөмкин түгел. Шуңа күрә даруханәгә еш барырга туры килә. Ә дарулар бик кыйммәт тора, ярый әле, дәүләт ярдәменнән ташламый. Социаль пакет хисабына бушка бирә.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: