9 Май көнне Кукмарада булачак бәйрәм программасы
Бәйрәм иртәнге сәгать 8.00дә мемориаль һәйкәлгә венок кую белән башлана
8.00-8.30 сәгатьтә – шәһәрнең киез итек-киез комбинаты, рус зираты янындагы мемориаль һәйкәлләргә венок кую.
8.00-9.00 сәгатьтә – бәйрәм колоннасының, “Үлемсез полк“акциясендә катнашучыларның тезелүе.
9.00-9.30 сәгатьтә – Кукмараның үзәк урамы буйлап механикалаштырылган һәм җәяүлеләр колоннасының, “Үлемсез полк“ акциясендә катнашучыларның тантаналы төстә Җиңү паркына баруы.
9.30-11.00 сәгатьләрдә – Җиңү паркы каршындагы мәйданда тантаналы митинг, кыр кухнясы.
11.00-12.00 сәгатьтә – сәнгать мәктәбе укучылары концерты.
11.00-13.00 сәгатьләрдә - үзәк стадионда җиңел атлетика ярышлары.
19.00-22.00 сәгатьләрдә – Җиңү паркында массакүләм күңел ачу, концерт, дискотека.
22.00 сәгатьтә – бәйрәм салюты.
22.10-23.00 – бәйрәм дискотекасы.
фото: Эльвира Мөбарәкшина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев