Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 18 май – Халыкара музейлар көне

    Моннан егерме ел элек, Бөек Җиңүнең 50 еллыгын каршылау алдыннан, районыбызда мөһим тарихи вакыйга булды: Кукмара туган якны өйрәнү музее ачылды. Музей бертуган Родыгиннар йортының аскы катында урнашты. -Экспонатлар туплауны үзебезнең өй чормасында сакланган ике җиз самавыр белән борынгы ике китап һәм кызыл башлы ике киндер сөлгедән башладым, - дип...

    Моннан егерме ел элек, Бөек Җиңүнең 50 еллыгын каршылау алдыннан, районыбызда мөһим тарихи вакыйга булды: Кукмара туган якны өйрәнү музее ачылды. Музей бертуган Родыгиннар йортының аскы катында урнашты.

    -Экспонатлар туплауны үзебезнең өй чормасында сакланган ике җиз самавыр белән борынгы ике китап һәм кызыл башлы ике киндер сөлгедән башладым, - дип сөйли ул чакта музей җитәкчесе итеп билгеләнгән, аннары озак еллар буе өлкән хезмәткәр вазыйфасын башкарган Рузалия Сабирҗанова.- Ачылу көненә 220 экспонат әзерләп өлгердек. Хәрби комиссариат архивыннан, авыл советларыннан мәгълүматлар алып, сугышта һәлак булган райондашларыбызның исемлеген әзерләдек, Кукмара җирендә оешкан 147нче дивизия тарихын өйрәндек, исән калган ветераннарны барладык. Шулай ук "Хәтер" китабының чыккан барлык томнары булдырылды.

    1996 елның мартыннан директор итеп Ләбүдә Дәүләтшина билгеләнә.

    -Музейда тиешле шартлар юк: җылылык челтәре өзек иде. Киез итек-киез комбинаты җитәкчесе Шамил Әхмәтшин ярдәме белән бинаны җылыту ягын карадык. Район буенча йөреп чыгып, халык белән аралашып, кызыклы табылдыкларга ия булдык. Ерак әби-бабаларыбызның күз нурларын һәм кул җылыларын саклаган әйберләргә кагылуның күңелдә нинди хисләр өермәсе уятканын белсәгез иде! Бу халәтне сүзләр белән аңлатып бирү мөмкин түгел.

    1998-1999 елларда Татарстан Милли китапханәсе директоры урынбасары Ирек Һадиев һәм хезмәткәре Раиф Мәрданов ярдәме белән районыбызның мөселман зиратларындагы борынгы кабер ташларын барлау буенча өч экспедиция оештырыла.

    -Барлыгы 61 татар авылы зиратында булып, 305 гарәп язулы кабер ташы өйрәнелде. Аларның иң әүвәлгеләре Мәмәшир авылында табылып, XVII гасырга карый. Берсе 1684 елда Тиләнҗе угылы Мөхәммәдкә, икенчесе 1685 елда Урсай суфый угылы Бикташ хафиз исемле кешегә куелган, - дип дәвам итә Ләбүдә ханым. - Бизәкләп-нәкышлап, чокып эшләнгән әлеге ташъязмалар шул дәвер турында моңсу истәлекләрне җиткерүче тарихи чыганак булып торалар. Әүвәлге кабер ташлары турындагы мәгълүматлар фотолары белән бергә җыентык итеп чыгарылды. Бу изге эшкә "Челтәр компаниясе" җәмгыятенең генераль директоры Илшат Фәрдиев иганәчелек итте.

    Реклама

    1998-1999 елларда район җирлегендә археологик казу эшләре алып барылганын күпләр хәтерлидер әле. Археологлар тарафыннан Кукмара поселогының төньяк-көнбатышында авыл булган ике урын табылды: беренчесе Алтын Урда чорына (14-15 гасырлар), икенчесе моннан ике мең еллар элеккерәк чорга карый. Табылдыклар Кукмара җиренең борынгы һәм бай тарихы булуын расладылар. Әлбәттә, музей хезмәткәрләре дә бу вакыйгаларның үзәгендә булды.

    Музей - үзенчәлекле, серле дөнья. Анда кергәч, бердән, үткән чорлар "шаһит"ләре белән очрашудан дулкынлану хисләре биләп алса, икенчедән, заманча төс алган бинаның матурлыгы сокландыра. 2000 елда "Мирас-Наследие" республика программасына кертелеп, ун ел дәвамында алып барылган реставрация эшләренең нәтиҗәсе бу. Ул арада музей хезмәткәрләренә һәм экспонатларына район мәдәният йортының кечкенә генә бүлмәсенә сыенып торырга туры килде. Аңа карап, эшчәнлекләре тукталып тормады.

    -"Алар җиңү белән кайттылар" китабына мәгълүматлар кертү өчен 3 хезмәткәребезгә пенсия фонды идарәсе архивыннан 15 меңнән артык "дело"ны карап чыгарга туры килде. Моңа 3 ай вакыт китте. Моннан тыш, мәктәпләрдән, авыл җирлекләреннән алынган мәгълүматларны тупладык. Әлеге китапка 5272 райондашыбыз керде, - дип сөйли Ләбүдә ханым. - "Хәтер" китабына керми калган исемнәрне ачыклау буенча да эш дәвам итә. "Кукмара төбәге", "Кукмара шәхесләре" дигән китапларны чыгаруга өлеш керттек. Узган ел башыннан "Тыл геройлары" дигән китапны әзерләү башланды. Чернобыльчеләр, "Маяк" берләшмәсендә, техноген һәлакәтләрдә зыян күргән райондашларыбыз турында мәгълүмат җыячакбыз.

    Музейда хәзер 6 меңнән артык экспонат тупланган, 10 хезмәткәр эшли. Аларга ярдәмгә оргтехника, компьютерлар бар. Кулдан, мөгаен, чигү эшләре генә башкарыладыр: биредә барысы да матур итеп чигә белә. Татар авылы өе күренеше белән Казан, Сыктывкар, Чиләбе, Свердловск шәһәрләреннән тыш, узган елда Казахстанга да барганнар. Аларның эшчәнлеге турында газета битләрендә генә сөйләп бетерү мөмкин түгел. Күреп, тәэсирләр алып кайту ни тора! 2016 елның 8 маена кадәр 18 яшькә кадәрге балалар бушлай кертеләчәк.

    Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: