Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 1 июньдә Кукмараның авыл җирлекләрендә референдум үткәреләчәк

    Үз җирлеге территориясенә аерым бер максат өчен билгеле бер суммада акчалата өлеш чыгарырга әзерме - референдумда авыл халкы әнә шул сорауга җавап бирергә тиеш. Бүген юлсызлык, су белән начар тәэмин ителеш, урамнарның тиешенчә яктыртылмавы, чишмә-коеларның ташландык хәлдә булуы - күп авыл җирлекләренә хас күренеш. Бу проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек тә...

    Үз җирлеге территориясенә аерым бер максат өчен билгеле бер суммада акчалата өлеш чыгарырга әзерме - референдумда авыл халкы әнә шул сорауга җавап бирергә тиеш.

    Бүген юлсызлык, су белән начар тәэмин ителеш, урамнарның тиешенчә яктыртылмавы, чишмә-коеларның ташландык хәлдә булуы - күп авыл җирлекләренә хас күренеш. Бу проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек тә юк, чөнки моның өчен бюджетта акча каралмаган, җирлекнең үз табышы да очны-очка ялгарга гына җитә. Ә Россия Федерациясенең җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы законында җирлекләргә бу мәсьәләләрне хәл итү бурычы йөкләнә. Бурыч куелган, ә акча юк - бу очракта нишләргә? Әлеге законда акча табу юлы да күрсәтелгән: җирле бюджетны гражданнарның үзкертемнәре хисабына тулыландырырга мөмкин. Моны әлеге җирлектә даими яшәүче һәм балигълык яшендәге һәр гражданның елга бер тапкыр җирле бюджетка билгеле бер суммада акча кертүе дип аңларга кирәк. Кеше моның белән ризамы, кертемнең күләме күпме - бу сорауларны бары тик җирле референдумда гына билгеләп булачак.

    -Законда каралганча, халыктан җыелган һәрбер сум өчен республика бюджетыннан 4әр сум акча өстәләчәк. Мисал өчен, җирлектә 100 мең сум акча җыелган икән, республика хөкүмәте 400 мең сум акча өсти, нәтиҗәдә җирле бюджет 500 мең сумга тулыландырыла, - ди район Советы юристы Ирина Ходова. -Бу акчаларның нинди максатларда тотылачагы җирле Совет депутатларының халыкның фикерен искә алып чыгарган карары белән билгеләнде. Бүгенге көндә күпчелек җирлекләр юлларны, күперләрне ремонтлау, су белән тәэмин ителешне җайга салу, авылларны яктырту, зиратларны тәртипкә китерүне кичектергесез бурыч дип саный. Кайбер авыл җирлекләрендә өстәмә акча чишмәләрне төзекләндерү, спорт һәм балалар мәйданчыклары төзүгә тотылачак. Кыскасы, халыкның нинди сорау буенча зарлары күбрәк - уртак карарга килгәндә шуңа игътибар бирелде.

    Референдумда үзкертемгә каршы тавыш бирүчеләр булуы да ихтимал.

    -Референдум үткәрелде дип исәпләү өчен, анда барлык сайлаучыларның яртысыннан күбрәге катнашырга, ягъни 50 процент +1 тавыш булырга тиеш. Референдумда үзкертемнәр турында уңай карар чыгару өчен дә тавыш бирүчеләрнең яртысының һәм тагын бер кешенең аны яклап тавыш бирүе кирәк, - ди Ирина Ходова. -Закон нигезендә референдумда түбәндәге сорау да куелырга мөмкин: үзкертемнән билгеле бер категория кешеләрне азат итү белән килешәсезме? Бу категория сорауда күрсәтелә: барлык җирлекләрдә дә көндезге бүлекләрдә укучы студентларны азат итү тәкъдим ителә, ә җирлекләрнең бер өлеше аз керемле, күп балалы, инвалид гражданнарны да үзкертемнән азат итүне тәкъдим итә. Ләкин закон таләбе буенча андыйларның саны җирлектә яшәүчеләрнең 10 процентыннан артырга тиеш түгел.

    Күпләрне средстволарның нинди тәртиптә җыелачагы, аны файдалануны ничек контрольдә тотып булачагы да кызыксындырмый калмас. Моның өчен аерым счет ачып, түләүләрне банк, түләү терминалы аша кертергә яки авыл җирлеге башкарма комитетына килеп, шунда түләргә мөмкинлеген искәртәләр белгечләр. Һәр очракта да түләүчегә квитанция бирелә һәм ул түләүне раслаучы документ булып санала. Ә акчаларны тотуга килгәндә, җирлек башлыгы аларның нинди максатларда файдалануы турында хисап бирергә тиеш. Бу отчетны массакүләм мәгълүмат чараларында, рәсми сайтта урнаштыру яки гражданнарның җыеннарында хисап ясау юлы белән башкарырга мөмкин булачак.

    Димәк, 1 июньдә үтәчәк референдумда авыл халкы үзенең матди ярдәме белән җирлектә уңай үзгәрешләр кертергә ризалыгын белдерәчәк яки бу мөмкинлектән баш тартачак. Күпләр "әйе" дип җавап бирер дип уйлыйм, чөнки ут, су, юл юк дип зарланып кына бу проблеманы акчасыз хәл итеп булмаячагын барыбыз да яхшы аңлыйбыз.

    Референдум иртәнге 7 сәгатьтән кичке 20 сәгатькә кадәр авыл җирлекләрендәге сайлау участокларында үткәрелә. Халыкның анда актив катнашуы сорала.

    Реклама

    фото: http://newsukraine.com.ua/news/374401-chinovniki-podali-v-vr-zakonoproekt-o-mestnom-referendume/

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: