Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зур Кукмара авыл җирлегенең дүрт пунктында үзара салым буенча референдум уза

2020 елда үзара салым суммасы 500 сум тәшкил итәчәк

Зур Кукмара, Иске Йорт, Янсыбы, Рудник авылларын берләштерүче Зур Кукмара авыл җирлегендә үзара салым кертү буенча референдум уза. Җирлек башлыгы Ришат Хәнәфиевның сүзләренә караганда, тавыш бирү дүрт пунктта оештырыла. Барлык участокларда да референдум үткәрү өчен алдан әзерлек чаралары күрелеп, җаваплы кешеләр билгеләнгән. Аларның һәммәсендә дә комиссия вәкилләре эшли.

- Безнең участок иртәнге сәгать 7.00дә ачылды. Сәгать 20.00гә кадәр һәркем тавыш биреп, 2020 елда үзара салым күләмен 500 сум итеп билгеләү турында фикерен белдерә ала, - дип хәбәр итте Янсыбы авылының комиссия рәисе Фаил Хәбибуллин.
Участокларга килә алмаучыларның өйләренә комиссия вәкилләре үзләре бара. Сайлаучылар тавыш бирү кәгазенә үзенең фикерен билгеләп, бюллетеньне махсус урнага сала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан референдум самообложение2019 добровольно

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X