Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов Кукмарада гражданнарны һәм юридик затларны кабул итте

Кабул итүгә 22 кеше килгән иде.

Бүген Кукмарада Россия Президентының Татарстан Республикасы буенча кабул итү җитәкчесе - Татарстан буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Павел Олейников һәм Татарстан прокуроры урынбасары Александр Чеховской белән берлектә гражданнарны һәм юридик затларны кабул итте.

Виктор Демидовка 22 кеше мөрәҗәгать итте. Сораулар юллар төзү һәм ремонтлау, гаражларны рәсмиләштерү, хезмәт хакын, кредит буенча бонусларны, алимент түләмәү, суд процессын сузу, ташламалы дару препаратлары белән тәэмин итү, Чечняда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга торак бирү һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы иде.

Барлык мөрәҗәгатьләр каралды, Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә аңлатмалар бирелде һәм контрольгә алынды.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk