Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Түбән Үрәс җирлеге башлыгы сайлауда катнашты

№1702 сайлау участогында Түбән Үрәс, Люгдон һәм Иске Оча авылларында яшәүчеләр тавыш бирә.

Түбән Үрәстәге №1702 сайлау участогында Түбән Үрәс, Люгдон һәм Иске Оча авылларында яшәүчеләр тавыш бирә.
“Күп кеше тавыш бирергә иртәнге якта ук килде, - диләр участок сайлау комиссиясе вәкилләре. – Бер яшь сайлаучыбыз бар. Теге яисә бу сәбәпләр белән участокка килә алмаучыларның өйләренә барабыз”.
Түбән Үрәс җирлеге башлыгы Ринат Шәмиев та үз туган авылындагы участокта тавыш бирде.
“Билгеле булганча, илебездә күп кенә федераль проект һәм программалар эшләп килә. Алар безгә халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга мөмкинлек бирә. Җирлектә дә дәүләттән бирелгән грант акчалары хисабына күп эшләр башкарылды. Балалар һәм спорт мәйданчыклары ясалды, юллар төзекләндерелә, социаль проблемалар хәл ителә. Шуның өчен әлеге сайлауда катнашып тавыш бирү мөһим дип саныйм”, - ди Ринат Шәмиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk