Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Республиканың яшь урманчылары Кукмарага җыелды

Кукмара районының Лубян урман-техник көллиятендә республикакүләм мәктәп урманчылыклары слеты уза.

Лубян урман-техник көллияте базасында республика мәктәп урманчылыкларының IV слетын ачу тантанасы булды. Яшь урманчыларны, аларның җитәкчеләрен һәм кунакларны район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы вазыйфаларын башкаручы Ренат Гафиятов, КДАУ урман хуҗалыгы факультетының урман һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Харис Мусин сәламләде һәм үзләренең изге теләкләрен юллады.
“Мәктәп урманчылыклары слетының безнең районда узуы, әлбәттә, зур мәртәбә. Мондый чаралар балаларны берләштерә, аларга һөнәр сайлауда бер юнәлеш булып тора. Алар слетка елдан-ел яхшырак, тырышыбрак әзерләнеп киләләр. Укучыларның урманны саклау буенча пропаганда эшләре алып баруы бик яхшы. Чыннан да, булганны саклый белергә кирәк. Барыгызны да бәйрәм белән”, - диде Сергей Димитриев.
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров исә быелгы слетка мәктәп урманчылыкларының тагын да күбрәк җәлеп ителүен билгеләп узды.
“Бүгенге көндә Татарстанда 100дән артык мәктәп урманчылыгы бар. Аларда 1500ләп бала шөгыльләнә, - диде ул. – Слетта укучылар өчен төрле ярышлар, конкурслар уздырыла, җиңүчелләр исә баллар ярдәмендә ачыкланачак. Биредә катнашучылар үзләренең белемнәрен тагын да ныгытып, урманчы һөнәренең ни дәрәҗәдә абруйлы булуына тагын бер кат ышаначаклар. Мондый чаралар үткәрү бик кирәк”.
Слетка республиканың мәктәп урманчылыкларыннан 200гә якын укучы килгән иде. Беренче көнне алар “Татарстан урманнарының киләчәге – безнең кулда” дигән конференциядә һәм “Визит карточкасы” конкурсында катнаштылар. Конференция барышында фәнни-тикшеренү эшләре тәкъдим ителде. Әйтик, экология, биология, урманчылык өлкәсе турында - “Кеше һәм урман”, ә урман хуҗалыгында экологик хәлне яхшырту, ресурсларны саклау, тормыш эшчәнлеге иминлеге өлкәсендәге проектлар “Табигатьне саклау буенча гамәли эшчәнлек” номинацияләрендә каралды. “Визит карточкасы” бәйгесе дә күңелле үте. Анда мәктәп урманчылыгы вәкилләре үзләренең берләшмәләре һәм эшчәнлекнең төп юнәлешләре турында сөйләделәр.
Слетның иң төп “Яшь урманчылар” бәйгесе исә аеруча мавыктыргыч булды Катнашучылар тест узганнан соң, “Ботаника һәм дендрология”, “Таксация”, “Урманнарны саклау һәм яклау”, “Урманнарны торгызу һәм үрчетү”, “Геодезия”, “Янгыннарны сүндерү” юнәлешләре буенча гамәли биремнәр үтәделәр. Боларның барысын да жюри бәяләп барды.


31 июль көнне слетка нәтиҗә ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk