Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Минем урында һәркем шулай эшләр иде». Кукмара районында яшәүче бер ир-ат - гаиләне янгында коткару турында

Үзе кире какса да, бүгенге көн герое - Руслан Нургалиев.

...Өйдәге утларны сүндереп, инде йокларга әзерләнгән Руслан юлның икенче ягындагы күршеләренең верандасында ялкын телләренең биешкәнен күреп ала. Әнисе Нәкыя апаны кисәк куркытмас, каушатмас өчен, әкрен генә янына барып: «Әни, анда Ленарларның верандалары яна, ахрысы, янгын сүндерүчеләргә шалтырат әле, яме», - дип эндәшә (8 март көнне әнисенә 70 яшь тулды). Ә үзе тиз генә аягына итек, өстенә куртка-шапка киеп, күршеләренә йөгерә.

Югары Арбаш авылының Яшел урамында яшәүче Корбангалиевлар хуҗалыгында янгын чыгу турындагы хәбәр Кукмара янгын сүндерү-коткару частена 4 март көнне 21 сәгать 29 минутта алына. Бу вакытта инде Руслан Нургалиев, йөгереп барып, йортның тәрәзәсен шакый, тавыш-тын ишетелмәгәч, веранда ишеген тартып карый, эчке яктан бикле икәнен белгәч, ишекне дөбердәтә.

«Мин барып җиткәндә, веранданың түшәме, стенасы, андагы ике кресло яна, ургылып ялкын, төтен чыга иде инде. Дөбердәтә торгач, Ленар ишекне ачты, өеннән алып чыгып, эчтән су сибә башлады, ә мин, тышкы яктан кар атып, ничек тә булса сүндерергә тырыштым. Тәрәзә ватылып, ялкыны тышка чыкты. Өй эчендә – җиде кеше, көч җитмәскә мөмкин, берүзем генә бит, дип ярдәм сорап, тиз генә күршеләргә йөгереп барып килдем. Аннан соң Кукмара янгын сүндерү-коткару частенда эшләүче авылдашыбыз Илнур Йосыпов, күрше-тирәләр дә йөгереп килеп җитте. Утны берникадәр авызлыклагач, балаларны юрганга төреп алып чыгып, Ленарның күршедә яшәүче әти-әниләренә алып барып тапшырдык. Яшермим, курку хисе дә бар иде инде, куе төтендә суларга да авыррак булды. Ярый әле йортларына зыян килмәде. Кукмара янгын сүндерүчеләре веранда стенасының бүрәнә араларындагы ут чаткыларын да сүндереп бетерделәр. Ленар белән аралашып, дус булып яшибез. Кирәк чакта мин аңа булышам, ул – миңа. Биш балалары бар. Алары да кечкенә бит әле, иң олысы башлангыч сыйныфта укый. Герой дип язмагыз, минем урында булса, һәркем шулай итәр идее», - ди Кукмарадагы «Добреев» төзелеш базасында кладовщик булып эшләүче Руслан.

Үзе кире какса да, бүгенге көн герое Руслан Нургалиев Поч.Кучук авыл җирлегендә сәркатиб булып эшләүче Татьяна белән кечкенә Ясминәне үстерәләр. Тормышлары түгәрәк, тыныч, имин булсын, күңелләрне айкап алырлык башка мондый хәлләр күрергә язмасын иде үзләренә

Рафаэль КАДЫЙРОВ, «Добреев» челтәренең Кукмара филиалы идарәчесе:

Руслан белән инде алты ел бергә эшлибез. Бу вакыт эчендә бер тапкыр да сүзгә килгәнебез, тарткалашканыбыз булмады. Сабыр, тыйнак кеше ул. Аның әлеге чын ирләрчә гамәле турында интернет челтәреннән укып белдем, аннан соң үзеннән сораштым. Русланга карата хөрмәтебез тагын да артты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk