Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмаралылар бердәм рәвештә “Татарстан чаңгысы-2020”гә кушылды

Төрле яшь категорияләренә һәм дистанциягә карап, 11 тапкыр старт бирелде.


Кукмара районы халкы “Татарстан чаңгысы-2020” массакүләм чаңгы ярышларында катнашты. Чара "Демография" илкүләм проект кысаларында уздырылды. Район җитәкчелеге, төрле структура, оешма һәм предприятие вәкилләре, мәктәп укучылары һәм актив яшәү рәвешен яратучылар чаңгы ярышында стартка басты.

Чара беренче тапкыр гына үткәрелми, анда катнашырга теләүчеләрнең саны елдан-ел арта бара. Беренчеләрдән булып, районның иң көчле узышчылары старт алды, алар 4400 метр ара үтте. Төрле яшь категориясенә һәм дистанциягә карап, 11 тапкыр старт бирелде.

Стартта без чын спортчыларны да, чаңгы шуарга яраткан һәвәскәрләрне дә күрә алдык. Әмма аларның барысын да спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт берләштерде.

 

Манзарас урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Искәндәр Хәбибуллинның чаңгы ярышларында беренче тапкыр катнашуы икән. Ул бирегә әнисе белән килгән иде. Искәндәр безгә бу спорт төрен яратуын, физик культура дәресләре вакытында һәм әтисе белән чаңгыда йөрүен әйтте.

Ә менә Кукмарада яшәүче Галина Якимова мәктәп эскәмиясеннән үк чаңгы спорты белән шөгыльләнә. “Кечкенәдән чаңгы шуарга яратам. Төрле ярышларда да катнашканым булды, лаеклы урыннар алдым. Бүген дә көчемне сынап карарга дип килдем. Без сәламәт яшәү рәвеше яклы. Гаиләбез белән чаңгыда шуабыз. Бигрәк тә бу спорт төрен икенче сыйныфта укучы уртанчы кызыбыз Вика үз итә. Аның белән без көн саен чаңгыда йөрергә чыгабыз”, - диде ул.

Һава торышы да бүген менә дигән, чаңгы ярышлары өчен туры килеп тора: аяк астында кар шыгырдый, күтә кояш елмая. Әмма, салкын булуга карамастан, бәйрәмгә килгән һәркемнең кәефе күтәренке иде: рәхәтләнеп көлештеләр, аралаштылар. Кемдер үзенең күптәнге танышларын да очратты. Шулай ук барлык теләүчеләр өчен буфетта кайнар чәй оештырылды.

Призлы урыннарны алган барлык катнашучылар да грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.

фото: Эльвира Миннәхмәтова/  "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk