Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмаралылар Питрау бәйрәмен билгеләп үтә

Питрау ул - табигатьне олылау, аңа табыну, матурлыкка, табигатькә мәдхия җырлау. Шулай ук халыкның алда торган олы һәм җаваплы эшләре - игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә. Ул һәр елны 12 июль көнне билгеләп үтелә. Питрау - ул җәйнең нәкъ кыл уртасы. Бу көнне нәкъ көн уртасында кошлар...

Питрау ул - табигатьне олылау, аңа табыну, матурлыкка, табигатькә мәдхия җырлау. Шулай ук халыкның алда торган олы һәм җаваплы эшләре - игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә.

Ул һәр елны 12 июль көнне билгеләп үтелә.

Питрау - ул җәйнең нәкъ кыл уртасы. Бу көнне нәкъ көн уртасында кошлар сайраудан туктый. Бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләре, барлык авырулардан файдалы, дигән ышану да яши. Шуңа күрә иртәнге якта басу- кырлардан, урманнардан җыеп кайтылган кыр чәчәкләре белән өй эчен, капка һәм коймаларны бизәгәннәр, бер-берсенә кунакка йөрешкәннәр. Бу гадәт бүген дә сакланган.

Яшьләр төнне болында, кырда, урман аланында күңел ачып үткәргәннәр, төрле уеннар уйнаганнар. Шулай ук "Питрау чибәре" сайланган. Питрау учагы да бәйрәмнең бер бизәге булып торган. Аны " Питрау чибәре" кабызган. Ә инде учак янында кичке әйлән-бәйлән уены оештырылган.

фото: http://ekavuz.ru/event/282

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk