Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарага Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин килде

Депутат гражданнарны кабул итте, федераль программа буенча капиталь төзекләндерелүче Кукмара өченче һәм Нырья урта мәктәпләрендә ремонт эшләренең барышы белән танышты.

Районыбызда дәрәҗәле кунак - Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Кәлимуллин Рөстәм Галиулла улы булып китте. Ул район халкын кабул итеп, аларны борчыган мәсьәләләрне тыңлады, федераль программа буенча капиталь төзекләндерелүче Кукмара өченче һәм Нырья урта мәктәпләрендә ремонт эшләренең барышы белән танышты.
Рөстәм Кәлимуллинның Кукмарага булган эш визиты күңелле вакыйга белән башланды. Депутат балалар сәламәтләндерү-белем бирү профильле үзәгенең милли көрәш буенча спорт мастеры Таһир Әхкәмовка физик тәрбия һәм спортны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Дәүләт Думасы комитетының Мактау грамотасын тапшырды.
Район Советы бинасында гражданнарны кабул итү оештырылды. Район үзәк дәваханәсендә күп еллар эшләп лаеклы ялга чыккан табиб Миннехәй Гарифов социаль өстәмәләрнең тиешенчә түләнмәве өчен борчылуын белдерсә, ветеран спортчы, үзе яши торган урамдагы проблемалар өчен янып-көеп йөрүче Валентина ханым Борисова чүп контейнерлары урнашкан мәйданчыкны төзекләндерү, юл ремонты белән бәйле сорауларын җиткерде, шулай ук Чечен сугышында катнашкан райондашларның исемнәре мемориаль тактага язылсын иде, дип тә теләген белдерде.Камышлыдан килгән Кадрия Сафинаның да үтенече урынлы:
- Бездә мәктәп тә, балалар бакчасы да юк. Шунлыктан яшьләрнең күбесе калага китеп төпләнү ягын карый. Авылның киләчәге өчен кайгырам. Әлеге проблеманы хәл итүдә булышмассызмы икән? - ди ул.
Березняк җирлеге башлыгы Рөстәм Шәриповның сүзләренә караганда, Камышлыда 15 башлангыч мәктәп укучысы бар икән, мәктәпкәчә яшьтәгеләр 30дан артык. “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасында өч ел катнашабыз. Бәлки, киләчәктә без дә мәктәп һәм бакчалы булырбыз”, - ди ул.
Дума депутаты бер генә сорауның да игътибарсыз калмаячагын билгеләп үтте, үзенең киңәшләрен бирде.
“Мәгариф” илкүләм проекты буенча бүгенге көндә Кукмара өченче һәм Нырья урта мәктәпләрендә капиталь ремонт эшләре бара.
Кукмара өченче мәктәбендә төзелеш эшләре 49 миллион сумга төшәчәк. Белем йортының төзүчеләр кулы тимәгән бер генә бүлмәсе дә калмаган. Эш барышы әти-әниләр комитетының да һәрдаим контролендә.
- Әнием гомер буе әлеге мәктәптә укытучы булып эшләде, мин дә, ике балам да биредә укыдык. Шуның өчен ул безгә аеруча якын һәм кадерле, - ди Гөлүсә Әюпова. – Мин мәктәпнең әти-әниләр комитеты рәисе һәм ата-аналарның республика Советында район вәкиле булып торам. Без төзекләндерү башлануын бик сөенеп кабул иттек. Ремонт бик яхшы, тиешле таләпләргә туры китереп алып барыла, төзүчеләр зәвык белән, җиренә җиткереп эшлиләр. Балалар 1 сентябрьдә яңартылган белем йортына аяк атлап керерләр дип уйлыйм. Моның өчен зур тырышлык куела. Укучылар бу матурлыкны сакласыннар, булганның кадерен белсеннәр иде.
Нырья урта мәктәбендә дә эш гөрли. Төзүчеләрнең берсе - тәрәзә куя, икенчеләре - буйый, өченчеләр электр чыбыкларын яңарта...
- Эш оешкан төстә алып барыла, кирәкле төзелеш материаллары вакытында кайта, - ди “Булгарстройкомплект” компаниясенең проект җитәкчесе Марсель Нурмөхәммәтов. - Бүгенге көндә мәктәпнең икенче катындагы төзекләндерү эшләре инде төгәлләнде дияргә дә була. 15 августка кадәр белем йорты укучыларны кабул итәргә тулысынча әзер булырга тиеш. Шуның өчен тырышып эшлисе дә эшлисе.

Рөстәм КӘЛИМУЛЛИН:
- Россия Дәүләт Думасында баручы төбәк атнасы кысаларында мин бүген Кукмарага килдем.
Дәүләт Думасына сайлауларда “Бердәм Россия” халык программасын формалаштыруда 2,5 миллионнан артык кеше катнашты. Документ 294 нигезләмәне үз эченә ала, аларны гамәлгә ашыру 2021 елдан 2025 елга кадәр каралган. Депутатлар, җәмәгатьчеләр һәм активистлар программа нигезләмәләрен гамәлгә ашыруны контрольдә тоталар.
Мәгариф һәм фән өлкәсендәге проблемалар да читтә калмый. Быел программа кысаларында республикада 66 мәктәпкә ремонт ясалачак. Сезнең районнан да ике белем йорты быел үзенең икенче яшьлеген кичерә. Мин бүген эшләр барышы белән таныштым, канәгать калдым. Барлык норма һәм таләпләр дә үтәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk