Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада шәһәр көне: чаралар программасы

27 августта «Сиңа багышлыйбыз, Кукмарам» дип исемләнгән шәһәр көне үткәреләчәк.

Программа бик кызыклы һәм мавыктыргыч. Ул көнне ишегалды бәйрәмнәре, үзәк стадионда Мөхәммәтшин призына футбол турниры, Киндеркүл аланында «Кукмара килене коймагы» конкурсы, «Краски» төркеменең элеккеге җырчысы Оксана Ковалевская, Кама арты төбәгенең танылган кавер җырчысы Лира концертлары, урам театры һәм клоуннар чыгышлары, бәйрәм салюты, дискотека һәм башка кызыклы чаралар оештырылачак. 

Ә иң кызыклысы – борайдан рекорд куярлык зур бәлеш пешерү.

Килегез, күрегез, катнашыгыз. Бергәләп күңел ачыйк, дуслар!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk