Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районы башлыгы “Бердәм Россия” партиясе праймеризында тавыш бирде

Сергей Димитриев тавыш бирү алдыннан Зур Кукмара авылында Динар Хафизов истәлегенә футбол турниры ачты

Бүген районыбызда күп мәдәни һәм спорт чаралары уза. Шуларның берсендә – Зур Кукмара авылында Динар Хафизов истәлегенә багышланган футбол турнирында – район башлыгы Сергей Димитриев та катнашты. 



Зур Кукмара җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев сүзләренә караганда, әлеге турнир биредә тугызынчы ел рәттән үткәрелә һәм вакытыннан алда вафат булган Динар Хафизов истәлегенә багышлана. Командалар саны елдан-ел арта, җирлектәге яшьләрнең спорт белән дус булуы һәм аның үсешенә зур өлеш кертүе куандыра, диде ул. 



Ришат Хәнәфиев турында район башлыгы җылы сүзләр генә әйтте, чөнки районыбызда үткәрелә торган барлык спорт чараларында да Зур Кукмара җирлеге алдынгылар рәтендә бара. Авыл җирлекләре арасында узган спартакиадада да алар өч ел рәттән беренчелекне бирми. 

- Кызганычка каршы, бик күп яшьләр дөньядан китә. Әмма мондый турнирларда алар яши, без аларны онытмыйбыз, - диде Сергей Димитриев бәйрәмне ачу тантанасында. - Быел районда зур күләмле спорт комплексы төзү планлаштырыла, бу спортны алга таба да үстерергә ярдәм итәчәк. 

Аннары район башлыгы тормыш иптәше Виктория белән бергә “Бердәм Россия” партиясе праймеризына үз тавышларын бирү өчен Кукмараның “Йолдызлык” балалар бакчасы бинасында урнашкан 1603801нче санау участогына юл алды. 

Сергей Димитриев үзе дә – бер мандатлы сайлау округы буенча кандидат. Апрель аенда дебатларда катнашып, үзенең сайлау алды программасы белән таныштырды, авылларны саклау, халыкның тормышын яхшырту, эш урыннары булдыру, республика программаларында актив катнашу һәм башка мәсьәләләрне күтәрде. 

- Сайлауларда һәркемнең тавышы бик мөһим, чөнки ул районыбызның икътисадый үсешенә һәм аны төзекләндерүгә йогынты ясый, - диде район башлыгы Сергей Димитриев.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk