Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара район үзәк дәваханәсенең баш табибы Вадим Рәхмәтуллин «кентавр» штаммы турында сөйләде

Коронавирус бетте, маска, перчаткаларны салдык, дип үзебезне никадәр тынычландырырга теләсәк тә, әлеге мәкерле чир беркая китмәде. Киресенчә, соңгы вакытта халык телендә аның яңа штаммы барлыкка килү турындагы сүзләр куера башлады. Бу турыда без район үзәк дәваханәсе табиблары белән сөйләштек.

Интернеттан алынган мәгълүматларга караганда, «Омикрон»ның яңа варианты «Кентавр» дип атала. Аңа әлеге исемне Нидерландның милли сәламәтлек саклау институты галимнәре биргән. Элегрәк бу штаммны Һиндстан, Австралия, Германия, Бөекбритания, АКШ һәм Канадада ачыклаганнар. Әмма аны безгә дә килмәс дип әйтеп булмый. Тик әлегә «Кентавр»га карата конкрет нәтиҗәләр ясау бик авыр, бу турыда мәгълүмат бик аз. 

«Билгеле булганча, “Кентавр” вирусы ул суык тию формасында уза, югары сулыш юлларын зарарлый, температура күтәрелә, хәлсезлек сизелә, баш авырта. Ул шулай ук мәкерле, тиз таралучан йогышлы авыру булып тора. Бүгенге көндә республикада һәм районда коронавирус буенча хәл тотрыклы. Узган тәүлектә, мәсәлән, пневмония - дүрт, ә коронавирус инфекциясе бер кешедә ачыкланды. Авыру Казан шәһәрендәге инфекция дәваханәсенә җибәрелде» , - диде район үзәк дәваханәсенең баш табибы Вадим Рәхмәтуллин. 

Баш табибның сүзләренә караганда, яңа төр авырудан саклануның иң нәтиҗәле ысулы ул - вакцина, ревакцинация ясату. Бүгенге көндә моның өчен дәваханәдә бөтен мөмкинлекләр дә бар, вакцина җитәрлек. 

«“Кентавр” вирусы башлыча өлкәннәрне, иммунитеты начар, хроник авырулары булган кешеләрне зарарлый. Шуңа күрә саклану чараларын алдан күрергә кирәк. Белгечләр әйтүе буенча, “Кентавр” вирусына каршы “Спутник-V” вакцинасы иң нәтиҗәлеләрдән санала. Хәзерге вакытта ул дәваханәдә бар, шушы көннәрдә тагын 100 доза вакцинага заказ бирелде. Халыкка прививка ясау эше дәвам итә, кеше килә, ревакцинация ясатучылар да күп. Саулыклары какшаган кешеләргә сәламәтлекләрен һәрвакыт кайгыртып торырга кирәк. Җәмәгать урыннарында маска кию, антисептиклар куллану, гигиена таләпләрен үтәү да артык булмас», - диде район үзәк дәваханәсенең эпидемиологы Илназ Фәйзуллин.

Земфира ХУҖИНА, 30нчы номерлы район үзәк даруханәсе мөдире: 

Бүгенге көндә даруханәдә сатуда маска, антисептик, профилактик чаралар җитәрлек күләмдә бар, беткән саен заказ бирәбез, вакытында кайта. Хәзерге вакытта әлеге төр товарларга ажиотаж сизелми, тик шулай да маска, антисептик сатып алучылар бар.

 

Фото: Ризилә/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk