Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара чаңгы базасы янындагы күперне төзекләндерү өчен 30 миллион сум акча бүленгән

Хәзерге вакытта күперне сүтү эшләре бара.

2020 елда Татарстан Республикасының Экология министрлыгы тарафыннан Кукмараның чаңгы базасы белән Майская урамы арасындагы күперне төзекләндерү буенча эшләр алып бару өчен 30 миллион сум акча бүленгән.

Күперне төзекләндерү эшләре узган ел башланды, торбалар салынды. Әлеге эшләр өчен ведомство тарафыннан 28 миллион сум акча бүленгән иде. 

Ремонтлау эшләрен Саба ПМК оешмасы башкара. Оешма прорабы Илсур Мөбарәкшин сүзләренә караганда, быелның февраль аенда ташлар китерелгән.

«Хәзерге вакытта күперне сүтү эшләре бара Алга таба буа корылачак. Алгы якта тирәнлеге 4,2 метрлы буа булачак», - ди прораб.

Шулай ук Майская урамы буенча юлны асфальтлау һәм территорияне төзекләндерү планлаштырыла.
 

Фото: Эльвира Миннәхмәтова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk