Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Илһам Ганиев: Мал хуҗалары кыйммәт бәягә азык запасы тупларга ашыкмасыннар иде

Хәзерге вакытта барлык эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә диярлек монокорм җитештерелә, шулай ук үз җирлекләрендәге шәхси хуҗалыкларга сенаж, силос сату да оештырылачак, диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесенең урынбасары.

Быел яңгырлар сагындырып, ялындырып тормый: килә дә явып китә. Бу ту-рыда зарланып әйтүебез түгел, киресенчә, мондый һава шартлары үсемлек-ләргә рәхәтләнеп кояшка үрмәләргә мөмкинлек бирә. Димәк, кыш буе терле-генә нәрсә ашатырга белми алҗыган авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре тиешенчә азык запасы туплый алачак дип күңел сөенә. Иренмәгән кешегә, чабып алыйм дисә, кайбер болыннарда үләннәрнең биеклеге бил буена җитә. Әмма шуңа да карамастан интернетта печән сату турындагы игъланнарны күреп шакка-тасың: бер түгенең бәясе – 120-160 сумнан, төргәгенеке 1500-1800 сумнан төшми. 

Сорау булганда, сатучы товарның хакын киметми, билгеле. Эштәге хезмәттәшем дә 11 мең сумга 100 түк печән сатып алуларын әйтте. «Без ел са-ен  бер ат алып үстерәбез. Бераз булса да үләннәрнең беренче катыннан ча-былган печән хәзерлисебез килде. 100 түк печән белән генә кышны чыгып булмый, тагын сатып алырга туры киләчәк. Мал саны күп булмаса да, терлек азыгы шактый кирәк», - диде ул. 

«Мал хуҗалары кыйммәт бәягә азык запасы тупларга ашыкмасыннар иде.  Хәзерге вакытта барлык эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә диярлек монокорм җитештерелә, шулай ук үз җирлекләрендәге шәхси хуҗалыкларга сенаж, силос сату да оештырылачак», - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесенең урынбасары Илһам Ганиев та.

«Восток» хуҗалыгы базасында оешкан «Монокорм» кооперативы менә бер-ничә ел инде монокорм, сенаж сату белән шөгыльләнә. Сыйфатлы терлек азыгына сорау арта, ди әлеге кооператив әгъзасы Руслан Чулков. Хәтта баш-ка районнардан да сораучылар күп икән. Тик район башлыгы Сергей Ди-митриев хуҗалыклар алдына иң элек үзебезнең райондагы терлекләрне азык белән тәэмин итү бурычын куя. 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Илдар Габ-басовның сүзләренә караганда, район кырларында күпьеллык үләннәрнең беренче каты чабылып беткән. Алардан барлыгы 73 мең тонна сенаж, 4 мең тоннадан артык печән хәзерләнгән. Тиздән аграрийлар берьеллык үләннәрне чабуга керешәчәк. 

Район программасы нигезендә Кукмара аграр көллиятенең өч һәм аннан күбрәк сыер асраучы шәхси хуҗалыкларга түбән бәядән печән өләшергә җыенуы турында язган идек. Әлеге максатларда алар 110 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр үстерде. Шушы көннәрдә бер төргәге 800 сумнан 1400 төргәктән артык печән мал хуҗаларының  капка төпләренә кадәр илтеп тапшырылган. Былтыр аграр көллият бер төргәк печәнне 900 сумнан өләшкән иде. Билгеле, моның тагын бер шарты бар: шәхси хуҗалыкның пай җирләре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә арендада булырга тиеш. 

«Печәннең сыйфаты бик яхшы иде. Сораучылар күп булды. Шуңа күрә ул бер сыерга бер төргәк исәбеннән генә бирелде. Аграр көллияттә прессланган бер төргәктән 12 түк печән чыга, диделәр. 800 сумны 12гә бүлеп карасак, бер түгенә 60-70 сум туры килә. Башка сатучылардагы бәяләр белән чагыштыр-ганда күпкә арзан бит. Капка төбенә кадәр китереп биргәч, транспорт чыгымнары турында да борчыласы юк», - диде Илһам Ганиев.

Район программасында катнашучылар арасында Югары Чура, Түбән Үрәс, Олыяз, Зур Сәрдек җирлекләре активлык күрсәткән. Мәсәлән, Түбән Үрәс җирлегендә исә 22 хуҗалыкка 106 төргәк печән өләшенгән. 

«Җирлектә күп халык терлек асрап көн күрә. Соңгы елларны мал саны күзгә күренеп арта. Хәзерге вакытта 748 мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 282се – савым сыерлар. 2021 ел белән чагыштырганда быел сөтлебикәләрнең саны 17гә артты. Җирлектә унөч, җиде сыер асраучы – бер, алты сыер тотучы – өч, биш сыеры булган – унбер, дүрт сыерлы ике шәхси хуҗалык бар, егерме ике хуҗалыкта сыерлар саны – өч», - диде Түбән Үрәс авыл җирлеге баш-лыгы Василий Сафаров.

Ә Олыяз җирлегендә 24 хуҗалыкка 101 төргәк печән кайткан.

«Алган кешеләр бик канәгать калды, печәннең сыйфаты яхшы, кибеп беткән. Кызганыч, бер сыерга бер төргәк кенә туры килде. 271 төргәк печәнгә заявка җыйган идек. Элек җирлектә сыер саны шактый иде, әмма соңгы елларны ки-меде. Тик шулай да беренче июльгә булган мәгълүматны карасак, яхшы якка үзгәреш сизелә. Хәзерге вакытта җирлектә сөтлебикәләрнең саны - 282, 37 хуҗалык өч һәм аннан күбрәк сыер асрый», - диде Олыяз авыл җирлеге баш-лыгы Рамил Мәликов.

Әйе, сыерлы кеше – сыйлы кеше, ди халык мәкале. Балыклы авылыннан Алсу һәм Мансур Хаҗиевларның да җиде сыерлары бар. Хуҗабикә үзе Олыяз мәктәбендә хезмәт куя. Эшкә киткәнче аппарат ярдәмендә сыерларын сава икән. Үгез бозауларны үстереп сатабыз, нәселле сөт таналарын сыер итәбез, диделәр.

«Ел саен район программасы ярдәмендә бирелә торган печән, ашлыкны ал-мыйча калганыбыз юк. Быел да җиде төргәк печәнне өйгә кадәр китереп бирделәр. Сыйфаты бик яхшы, кипкән, шыгырдап тора, бәясе дә кыйммәт түгел. Күп булмаса да, иш янына куш дигәндәй, без бик канәгать. Мал хуҗа-ларын кайгыртып, шундый программалар булдырган өчен район җитәкчеле-генә зур рәхмәт. Ирем “Урал” хуҗалыгында шофер булып эшли, аңа да хезмәте өчен җитәрлек күләмдә печән, салам, ашлыгын бирәләр. Без “Моно-корм” кооперативы әгъзасы булып торабыз. “Восток” хуҗалыгыннан сыер-ларга монокорм алып кайтып ашатабыз. Аны үзебез хәзерләгән азыкка өстәмә буларак кушып бирәбез. Файдасы бик зур, сөтләрендә сизелә. Бер сыер көнгә уртача утыз литр сөт бирә. Үткән ел хәзерләгән азык запасыбыз кыш чыгарга җитмәде, шуңа күрә сенаж да ташырга туры килде», - диде Ал-су.  

Хаҗиевлар быел элеватордан бирелә торган ашлыкка заявка бирергә өл-гермәгәннәр әле, уйлыйбыз, диделәр.

Димәк, уйланырга җирлек бар: акча санаганны ярата шул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk