Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Кукмараның Боз сараенда “Олимп” һәм Арслан” командалары очрашты

Хоккей буенча республика беренчелеге үткәрелде


Бүген Кукмараның “Олимп” Боз сараенда 2008 елгы үсмерләр командалары арасында хоккей буенча республика беренчелеге үткәрелде. Бозда Кукмараның “Олимп” һәм Бөгелмәнең “Арслан” командалары очрашты. 

Яшь хоккейчылар бозда үзләрен бик иркен тоттылар. Ә әти-әниләр исә үзләренең спортчы-балалары өчен җан атып тордылар. 

Иң беренче шайбаны бөгелмәлеләрнең капкасына 3нче номерлы уенчы Рамазан Хәлиуллин кертте. 

- Рамазан хоккей белән дүрт яшьтән бирле шөгыльләнә, - диде әнисе Раушания ханым. – Без инде Татарстанның барлык шәһәрләрендә булганбыздыр. Мин һәрвакыт аны озата йөрим, борчылам, әлегә кадәр бер уенын да калдырганым булмады. “Олимп” – көчле команда. “Арслан” командасы белән Бөгелмәдә очрашып, аларны 9:2 исәбе белән җиңгән идек. Бүген дә бирешмәбез дип уйлыйм. 

Шулай итеп, 7:2 исәбе белән “Олимп” командасы җиңүче!

фото: Эльвира Миннәхмәтова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X