Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә

Аның чираттагысы Лельвиж һәм Сәрдекбаш җирлекләрендә үтте

Авыл җирлекләрендә беренче яртыеллыкта башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә. Бүген аның чираттагысы Лельвиж һәм Сәрдекбаш җирлекләрендә үткәрелде.

Анда шулай ук Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова да катнашты. Җыелыш эшмәкәрлек, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм үзмәшгульлек, социаль мәсьәләләр буенча өч юнәлештә алып барылды.

Анда эшмәкәрлекне үстерүдә дәүләт программалары, җирлекләренең үсеш перспективалары, халыкны эш белән тәэмин итү, яшьләрне авылга тарту, авыл туризмы булдыру һәм башка бик күп мәсьәләләр каралды. Лельвижда демографик хәлнең начар булуы һәркемдә борчу уятты, даруханә кирәклеге, юллар проблемасына да тукталдылар. Сәрдекбаш җирлегенең исә өч авылында почтальон юклыгы, Уразайда кибет эшләмәү, спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр булмау һәм башка мәсьәләләр дә игътибардан читтә калдмады. Җыенда катнашучыларда өч һәм аннан күбрәк сыер асраучыларга печән, ашлык, монокорм өләшү кебек район программалары буенча да сораулар туган иде.

Азактан актлар залында район башлыгы Сергей Димитриев катнашында гомуми җыелыш үткәрелеп, һәр төркемдә туган сорауларга җаваплар бирелде, җирлек башлыкларының чыгышлары тыңланды.

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk