Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Кукмара мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады

Быел районда 11 сыйныфны 230 укучы тәмамлый, 9 сыйныфны – 504 укучы

Быел безнең районда 11 сыйныфны 230 укучы тәмамлый, 9 сыйныфны – 504 укучы. Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңы 24, 25 майда яңгырады. Һәм инде 27 майда Манзарас урта мәктәбендә беренче Бердәм Дәүләт имтиханнары үтәчәк.

Кыңгырау чыңында -
                   моңлы сагыш,
Сау бул, мәктәп,
          җитте хушлашу...

Бу шигырь юллары күзләрне  яшькә чылата.

Әле кайчан гына, кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, 1 сыйныфка килгән малайлар һәм кызчыклар бүген инде яңа, олы тормыш бусагасында торалар. Әлеге тормыштан бер адым гына аерып тора – имтиханнар тапшыру.

Кукмара районы буенча Бердәм Дәүләт имтиханнары координаторы Зилия Галиева белдерүенчә, имтиханнар быел гадәти тәртиптә үтәчәк.

- БДИ тапшыруның төп этабы 27 майдан 2 июльгә  кадәр дәвам итәчәк, ә төп дәүләт имтиханын 24 майдан 1 июльгә кадәр тапшырачаклар, - ди координатор. - Мәҗбүри фәннәр – математика һәм рус теле буенча сынауларны 11 сыйныф укучылары - 29 майда һәм  3 июньдә, 9 сыйныф укучылары  6 июньдә һәм 28 майда бирәчәкләр. Калган фәннәрне укучылар үз теләкләре белән сайлый. Мәсәлән, информатиканы - 9 сыйныфны тәмамлаучы 326 укучы, географияне 160 укучы сайлады. 85 чыгарылыш укучысы – җәмгыять белемен, 37се – физиканы, 52се химияне сайларга булды.

Имтиханнар Кукмара 1нче гимназиясе, 3нче урта мәктәп һәм Манзарас урта мәктәбе базаларында үтәчәк. Барысы да элеккечә: металл эзләгеч, авторучка, чиста кәгазь бите, 3-4 сәгать дәвамындагы тырышлык, җиңел сулап кую, нәтиҗәне көтү...

Безнең чыгарылыш укучылары сынауларга әзер. Мисал өчен, Зур Сәрдек гимназиясе укучысы Алисә Хантимерова медальгә лаек булырлык.

- Мин информатика фәнен сайладым, чөнки программалаштыру юнәлеше буенча югары уку йортына керергә җыенам, - ди ул. – Мин компьютерда эшләргә яратам, шуңа күрә тормышымны яраткан шөгылем белән бәйләргә уйлыйм. Әлбәттә, имтиханнар алдыннан бераз дулкынланам, әмма мин яхшы әзерләндем. Өйдә, мәктәптә шөгыльләндем, репетиторга йөрдем. Тырышлыгым бушка китмәс, сынауларны уңышлы тапшырырмын һәм теләгән уку йортына керә алырмын, дип ышанам.

Ә Нырья урта мәктәбен тәмамлаучы Юлия Иванова тормышын спорт белән бәйләргә тели.

- Быел мин өч имтихан тапшырачакмын, - ди ул. – Мәҗбүри фәннәрдән тыш, биологияне сайладым, чөнки Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенә укырга керергә ниятлим. Бигрәк тә биология буенча борчылам, күбрәк баллар җыясы килә. Инде уку елы башыннан ук имтиханнарга тырышып  әзерләнә башладым.

Без исә  чыгарылыш укучыларын имтиханнарны уңышлы тапшырып, теләгән уку йортларына керүләрен һәм, шулай итеп, дөрес тормыш юлын сайлауларын телибез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk