Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Безнең ишегалды» программасы буенча Кукмарада сигез ишегалды тәртипкә китереләчәк

Хәзерге вакытта Нур Баян урамындагы сигезенче һәм унынчы номерлы күпкатлы йорт территорияләрендә эш бара

«Безнең ишегалды» Президент программасы буенча быел республикада бер меңнән артык ишегалды территориясе төзекләндереләчәк. 

«Узган елның язында Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында халык арасында тавыш бирү уздырылды, һәм аның нәтиҗәләре буенча республиканың беренчеләрдән булып төзекләндерү көтүче 200 ишегалды исемлегенә Нур Баян урамындагы сигезенче һәм унынчы номерлы күпкатлы йорт территорияләре дә керде. Биредә инде эш башланды. Оешма хезмәткәрләре хәзерге вакытта территорияне чистарту һәм тигезләү эшләрен башкара. Әлеге йорт территорияләрендә җәяүле, машина һәм подъездларга керү юлларын асфальтлау, яктырткыч баганалар, эскәмия, чүп савытлары урнаштыру, каты көнкүреш калдыклары ташлау өчен контейнер мәйданчыкларын яңарту, келәм кагу, кер элә торган хуҗалык-көнкүреш җиһазлары, куркынычсыз балалар һәм спорт җиһазлары кую эшләре башкарылачак. Төзекләндереләчәк территорияләрнең якынча сызымнарын эшләп, биредә яшәүчеләр белән килештердек. Очрашып сөйләшү вакытында һәркем үз фикерен әйтте, һәм аларның барысы да эскиз проектына кертелде», - ди район архитекторы Райнур Мөбарәкшин.  

Быел программа нигезендә Кукмарада сигез ишегалды тәртипкә китереләчәк. Алар арасында Тукай тыкрыгы, Завод, Ленин, Чехов, Маяковский, Нур Баян, Планетарная урамнарындагы ишегаллары бар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk