Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Безнең ишегалды» программасы буенча быел Кукмарада сигез ишегалды төзекләндереләчәк

Программаның төп максатларының берсе - төзекләндерү таләп ителә торган күпфатирлы йортлардагы ишегалларын ремонтлау вакытында халыкның теләкләрен исәпкә алу. 

 

«Безнең ишегалды» Президент программасы буенча быел республикада 1200 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырыла. 

«Безнең йорт яны шундый матурланды, хәтта кич белән подъезд төбенә чыгып утырып, китап укырга була: яп-якты», - ди Нур Баян урамында яшәүче Наилә исемле танышым. Чыннан да, биредә йорт янындагы бер-берсенә терәп үк салынган гараж, ярымҗимерек склад-сарайлар алынгач, тирә-юнь ачылып, яктырып киткән. Иртә яздан караңгы көзгә кадәр машиналар белән гараж янына килеп шашлык кыздыручыларның, бераз «кызып” киткәч, үзара эләгешеп алу, көчле музыка тавышына кушылып җырлаулары да тынган. Аның каравы хәзер халык асфальт юлдан йөри, эскәмияләрдә ял итеп утыручы өлкәннәргә, яшь әниләргә, балалар мәйданчыгында чыркылдашучы малай-кызларга каравы да күңелле.

«Безнең ишегалды» программасы буенча соңгы ике елда шәһәрнең Гафиятуллин-1 микрорайоны, Эшчеләр тыкрыгы, Почта, Вахитов тыкрыгы, Нур Баян, Восточная, Степан Разин, Вахитов урамнарында шактый күләмле эшләр башкарылды. Тротуар, машина һәм подъездларга керү юлларын асфальтлау, яктырткыч баганалар, эскәмия, чүп савытлары кую, каты көнкүреш калдыклары ташлау өчен контейнер мәйданчыклары булдыру яисә яңарту, келәм кагу, кер элә торган хуҗалык-көнкүреш җиһазлары, ком таратылган җирлеккә куркынычсыз балалар һәм спорт җиһазлары урнаштыру, агачлар утырту эшләре быел да дәвам итәчәк. 

«2020 елдан гамәлгә ашырылучы программа безнең алда зур мөмкинлекләр ача. Республикадан бүленгән акчалар хисабына күпкатлы йорт территорияләрендә күпме эш башкара алабыз бит! Быел да Кукмарада сигез ишегалдын тәртипкә китерәчәкбез. Алар арасында Тукай тыкрыгы, Завод, Ленин, Чехов, Маяковский, Нур Баян, Планетарный урамнарындагы ишегаллары бар. Узган елның язында Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында халык арасында тавыш бирү уздырылган иде. Аның нәтиҗәләре буенча республиканың беренчеләрдән булып төзекләндерү көтүче 200 ишегалды исемлегенә Нур Баян урамындагы сигезенче һәм унынчы номерлы күпкатлы йорт территорияләре дә керде. Бу - ремонт эшләре әлеге ишегалларыннан башланачак дигән сүз», - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Хәйруллин. 

Программаның төп максатларының берсе - төзекләндерү таләп ителә торган күпфатирлы йортлардагы ишегалларын ремонтлау вакытында халыкның теләкләрен исәпкә алу. 

«Без көз айларында төзекләндереләчәк территорияләрнең якынча сызымнарын эшләп, схемаларын әлеге ишегалларында яшәүчеләр белән килештергән идек. Очрашып-сөйләшү вакытында кемдер балалар мәйданчыгы, транспорт кую өчен махсус урын булуын сорады, ә кемдер келәм кагу өчен җиһазлар куюның мөһимлеген белдерде. Эскиз проектына боларның барысы да кертелде. Йомгаклау сызымнары тулысынча эшләп бетерелеп, алар апрель аенда сигез ишегалдына да куелачак», - ди район архитекторы Райнур Мөбарәкшин. 

Әмма... кар эреп бетүгә үк, алда санап үтелгән ишегалларында эшкә керешә алырлармы? Чөнки шәһәребезнең шактый гына күпкатлы йорт яннарын әле һаман да иске, җимерек тавык кетәклекләре, гаражлар «бизи». 

«Күпме генә аңлату эшләре алып барсак та, кайберәүләр ул корылмаларны һич кенә дә сүтәргә риза түгел. “Безнеке ул, тимибез, сезгә дә кагылырга рөхсәт итмибез”, - диләр. Нәрсә бардыр инде анда шулхәтле, белмим. Теш-тырнаклары белән ябышып яталар. Ут-күз чыгудан, аннары уйнаганда балалар керсә, өсләренә җимерелеп төшүдән дә бик куркыныч. Әгәр өйләр янындагы түтәлләрдә тәртип, тигәнәк, әрем үсеп утырмый, парниклары да матур итеп урнаштырылган икән, аларга сүз әйтмибез. Ә менә ватык шифер, иләк-чиләк, кирпеч, таш өелеп ятса, чүп баскан очракта бакчаны идарәче компания кереп “җыештырырга” мәҗбүр була. Йорт яннарының матурлыгы, иң беренче чиратта, халыкның үзе өчен кирәк. Өй янында иске корылмалары булган кешеләр, озакка сузмыйча, тәртипләү эшенә керешсәләр, без дә төзекләндерүне иртәрәк башлый һәм тизрәк төгәлли алачакбыз», - ди Ринат Рәфкать улы.  
 
«Безнең ишегалды» программасы буенча сорауларны тәүлек дәвамында эшләүче 8(800) 27-5-2020 «Кайнар линия» телефонына шалтыратып әйтергә мөмкин.

фото: Евгений Кормильцев
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X