Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Белемең булса – БДИ куркытмый

Ул-кызы унберенче сыйныфны тәмамлаучы әти-әниләрдән: -Балам китап-дәфтәрләрдән башын да күтәрмичә төннәр буе Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнә. Сынау көннәре якынлашкан саен үзебезнең дә борчуыбыз арта бара. Таләпләр дә елдан-ел катлаулана бит, - дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әйе, быелгы чыгарылыш укучыларын имтихан тапшырганда, чыннан да, яңалыклар көтә. Бу хакта тулырак...

Ул-кызы унберенче сыйныфны тәмамлаучы әти-әниләрдән:

-Балам китап-дәфтәрләрдән башын да күтәрмичә төннәр буе Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнә. Сынау көннәре якынлашкан саен үзебезнең дә борчуыбыз арта бара. Таләпләр дә елдан-ел катлаулана бит, - дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә.

Әйе, быелгы чыгарылыш укучыларын имтихан тапшырганда, чыннан да, яңалыклар көтә. Бу хакта тулырак мәгълүмат алу өчен Бердәм дәүләт имтиханнарының Кукмарадагы муниципаль координаторы Алия Шәймардановага мөрәҗәгать иттек.

-Бу уку елында районыбызда унберенче сыйныфны тәмамлаучы 379, кичке мәктәптән 9 укучы - БДИ, сәламәтлекләре чикләнгән биш укучы Дәүләт чыгарылыш имтиханы тапшырачак, - ди ул. -Быел да рус теле һәм математикадан мәҗбүри имтихан бирү каралган, ә калган фәннәрдән сынауларны исә укучылар үзләре сайлап ала. Җәмгыять белеменнән - 162, биологиядән - 119, физикадан - 108, химиядән - 75, тарихтан - 40, информатикадан - 34, татар теленнән - 9, рус әдәбиятыннан - 21, инглиз теленнән - 16, географиядән 7 бала имтихан бирергә теләк белдерде. Укучыларның кайсы фәннәрдән БДИ тапшырырга теләве хакындагы гаризалар 1 мартка кадәр кабул ителде.

Районыбызда барлык имтиханнар да Манзарас урта мәктәбендә һәм күппрофильле лицейда узачак. Контрольне көчәйтү максатында быел ике мәктәпкә дә видеокүзәтү җайланмасы куелачак. Алар имтихан башланганчы, ягъни иртәнге сәгать 9дан ук яздыра башлый. Видеоязмалар исә өч ай дәвамында сакланачак.

Шулай ук укучылар да, оештыручылар да кабинетларга металл эзләгечләр аша тикшереп кертеләчәк.

-Металл эзләгеч аша узганда әлеге җайланма тавыш бирсә, укучы сынауга кертеләме?

-Имтихан тапшыру пунктына узганчы ук укучының паспорты, рөхсәт кәгазе, имтихан бирүчеләр исемлегендә булу-булмавы тикшерелә. Шуннан соң укучы металл эзләгеч аша уза. Әгәр җайланма тавыш бирсә, полиция хезмәткәре укучыга тавыш биргән предметны күрсәтергә тәкъдим итә. Әгәр сынау тапшыручы бу эшне башкарудан баш тарта икән, димәк, ул имтиханга бөтенләй кертелми.

-Имтиханга нәрсәләр алып керергә рөхсәт ителә?

-Һәр укучының кулында бала үз һәм әти-әнисенең берсе кул куйган БДИ үткәрү турындагы белешмә була. Анда исә норматив-хокукый актлар нигезендә Бердәм дәүләт имтиханына кагылышлы мәгълүматлар урын алган. Имтиханга килүчеләр әлеге кагыйдәләрне төгәл үтәргә тиеш. Сынауга керүче үзе белән паспорт, кара гельле ручка һәм пластик шешәдә су алып керә ала. Шулай приказ нигезендә расланган кайбер фәннәрдән линейка, программалаштырылмый торган калькулятор, транспортир белән керү рөхсәт ителә.

Барлык төр элемтә чаралары, электрон-исәпләү техникасы, фото һәм видеога төшерү җайланмалары, белешмә материаллар, шпаргалкалар алып керү БДИ тапшыру кагыйдәләрен катгый бозуга китерә. Кагыйдәләрне үтәмәүчеләр имтиханнан төшереп калдырылалар, өстәмә көннәргә дә кертелмиләр.

-Резерв көннәр булачакмы?

-Сайлап алу фәннәреннән БДИ тапшыру көннәре туры килсә, аларга 16, 17 июньдә резерв көннәр бирелә.

Быел рус теленнән минималь балл - 36, ә математикадан - 24. Әгәр укучы төп агымдагы математика яисә рус теле фәннәренең икесенең берсеннән әлеге балларны туплый алмаган икән, алар имтиханны 18, 19 июньдә тапшыра алалар. Җитди сәбәп белән имтиханга килә алмаган, авырып китеп биремнәрен эшләп бетермәгән укучылар да сынауны резерв көннәрдә бирәчәкләр.

-Җәмәгать күзәтчелеге хакында ни әйтерсез?

-Республикадан меңнән артык җәмәгать күзәтчелеге Мәскәүдә БДИлар буенча махсус укытылды. Алар имтихан көннәрендә төрле районнарга чыгачаклар. Шулай ук кукмаралылар да Россия җәмәгатьчелек сайты аша курслар уздылар.

БДИда тиешле таләпләрне бозган өчен укучыларга гына түгел, оештыручыларга да таләпләр катгый. Вазыйфаи затларга һәм укучыларга административ штраф каралган.

Май аенда 387 бала рус теле һәм математикадан сынау имтиханы тапшырып караган иде. Математикадан - 70, рус теленнән 13 укучы минималь баллны туплый алмады. БДИга кадәр әле бераз вакыт бар, шуның өчен тырышлыкны тагын да арттыру сорала.

БДИ тапшыру көннәре:

26 май - география, рус әдәбияты

29 май - рус теле

2 июнь - физика, инглиз теле

5 июнь - математика

9 июнь - информатика һәм мәгълүмати-коммуникатив технологияләр, биология, тарих, татар теле

11 июнь - химия, җәмгыять белеме.

Имтиханнарга күпме вакыт бирелә?

-математика, физика, әдәбият, информатика өчен - 3 сәгать 55 минут

-рус теле, татар теле, җәмгыять белеме - 3 сәгать 30 минут

-биология, география, чит телләр - 3 сәгать.

Сүз уңаеннан:

Рәхимҗан Әгъләмҗанов, хәбәрче:

-Сәвит заманында укучы укый иде, хәзер исә уку мәҗбүри түгел, билгең генә яхшы булсын. Башлангычларда тырышсалар да, урта сыйныфларда математика, рус теле буенча өлгереш 50 проценттан артмас кебек. Укучыларны уку белән мавыктыра алмыйлар, бердәм дәүләт имтиханнары гына бераз кузгалтып җибәрә. БДИ кертелгәч, аны әйбәт тапшыру белән кызыксыну артты, чөнки аның нәтиҗәләре буенча, әгәр балларың шәп булса, теләсә кайсы университетка керә аласың. Шуңа тырыш укучылар тагын да тырыша башлады, ә алдакчылар, хәйләкәрләр елдан-ел остара бара. Андыйлар, белемнәре булмаса да, хәйлә белән имтиханнарны алдынгы укучыларга караганда да уңышлырак тапшыралар.

фото: http://www.lugacity.ru/1021-ucheniki-vylozhivshie-resheniya-ege-v-internet-ostanutsya-bez-attestatov.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk