Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарадагы паллиатив кабинет якынча өч миллион сумга төшкән

Республика районнары арасында бу икенче паллиатив кабинет.

Кукмара районы үзәк дәваханәсендә күчмә бригадалы паллиатив ярдәм күрсәтү кабинеты ачылды. Ул якынча өч миллион сумга төшкән. Бу турыда Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов җиткерде.

«Казан хосписының Россия Президенты грантлары конкурсында җиңү яулавы нәтиҗәсендә хәзер республиканың ике районында паллиатив кабинетлар эшләячәк. Аларның берсе – Сабада, ә икенчесе – Кукмарада. Биредә хезмәт куючыларның төп максатлары дәвалап булмый торган авыруларның хәлен җиңеләйтү, гомерләрен озайтуга юнәлдерелә. Кукмара үзәк дәваханәсе базасында җиһазландырылган кабинет якынча 3 миллион сумга төште. Барлык медицина җиһазлары да фонд чаралары хисабына кайтарылды», - диде Владимир Вавилов.

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев үзенең чыгышында районның федераль һәм республикакүләм программаларда уңышлы катнашуын билгеләп үтте. «Паллиатив кабинет безнең районга да бик кирәк иде. Ул үз эшен уңышлы гына алып барыр, авыруларга ярдәм итүгә бар тырышлыгын куяр, дип ышанам», - диде Сергей Димитриев.

Республика онкология клиник диспансеры баш табибының медицина буенча урынбасары, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының паллиатив ярдәм буенча штаттан тыш баш белгече Илсур Шәймәрданов паллиатив кабинет ачылуның мөһимлеге ассызыклады.

 

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X