Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Театр һәм кино актеры Александр Давыдов Кукмарада «Китап-фест-2021» балалар китабы фестивален ачты

Фестиваль уңаеннан ике көн дәвамында Кукмарада әдәби очрашулар, мастер-класслар, фильм карау, түгәрәк өстәлләр оештырылачак һәм Кукмара үзәк балалар китапханәсенә Сергей Михалков исеме биреләчәк.

Бүген Кукмарада Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы уңаеннан «Китап-фест-2021» төбәкара балалар китабы фестивале старт алды. Ул районда яшәүче барлык милләт вәкилләренең: татар, рус, удмурт, мари һәм башка халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыру максатыннан үткәрелә.

Фестивальне ачу тантанасы район Мәдәният йортында узды. Кунаклар өчен күргәзмә-ярминкә оештырылды, анда җирле осталарның иҗаты белән танышырга мөмкин иде.

Соңыннан районның иҗат коллективлары катнашында концерт булды. Чараны театр һәм кино актеры Александр Давыдов алып барды.

Фестивальнең дәрәҗәле кунаклары арасында Россия мәдәният фондының «Бүген – балалар, иртәгә – халык» проекты җитәкчесе Ольга Буцкая, Совет һәм Россия актрисасы, РФ халык артисты Лариса Лужина, Совет һәм Россия барды, композитор, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Композиторлар берлеге әгъзасы, балалар өчен күпсанлы җырлар авторы Григорий Гладков, рәссам-иллюстратор Ольга Ионайтис, рәссам-иллюстратор Юрий Богачев, язучы, шагыйрь, композитор, Смешариклар һәм Фиксикларның «әтисе» Игорь Шевчук, аның ассистенты Елена Ерофеева, балалар язучысы, күренекле шагыйрь, тәрҗемәче Мария Лукашкина, Россия мәдәният фонды проектлары координаторы Светлана Блохина, Татарстан, Удмуртия республикалары һәм Киров өлкәсе вәкилләре катнашты.

Россия мәдәният фонды һәм бөтен делегация исеменнән Ольга Буцкая чыгыш ясап, фестиваль ачылу уңаеннан тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

«Безне бүген удмурт, мари, татар, рус телләрендә җырлар һәм биюләр белән каршы алдылар. Бу исә телләрнең төрлелеге аркасында дөньяның бай һәм матурлана баруын тагын бер кат тоярга мөмкинлек бирде. Һәр халык – үзе бер тарих, үзенчәлекле мәдәният, гореф-гадәтләр. Киләсе буыннарга тапшыру өчен боларның барысын да сакларга кирәк. Бүгенге бәйрәм китапка багышлана. Балалар әдәбияты классигы Сергей Михалковның сүзләрен кабатлап, шуны әйтәсем килә, һәр акыллы һәм яхшы балалар китабы шәхси, рухи байлыкка әверелеп кенә калмый, ә бөтен кешеләрне берләштерә, якты хисләр тудыра. Бу фестиваль дә безнең барыбызны берләштерер дип ышанам», - диде ул.

Фестиваль уңаеннан ике көн дәвамында Кукмарада әдәби очрашулар, мастер-класслар, фильм карау, түгәрәк өстәлләр оештырылачак һәм Кукмара үзәк балалар китапханәсенә Сергей Михалков исеме биреләчәк.

Чаралар район үзәк китапханәсе, район Мәдәният йорты, сәнгать һәм музыка мәктәпләре базасында узачак.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk