Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев Кукмарадан Мөнәвәрә Гайнетдинованы 90 яшьлек юбилее белән котлады

Бүген Кукмарада яшәүче тыл ветераны Мөнәвәрә Гайнетдинованың 90 яшьлек юбилее. Туган көн иясен район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләп, аңа чәчәк бәйләме, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды.

Шулай ук юбилярны котларга район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Хәлиев, район социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Җамалиевалар да килгән иде.

Мөнәвәрә апа тормыш иптәше Гайфи абый белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы, бер кызлары якты дөньяда юк икән инде. Бүгенге көндә ветеранны кызы Сания апа тәрбияли.

-Әни озак еллар район үзәк дәваханәсендә санитар булып эшләп, 65 яшендә лаеклы ялга чыкты, - дип сөйли Сания апа. – Әле бүгенге көнгәчә тик торуны белмәде. Бакчаларны да карап, тәртипләп торды. Соңгы вакытта гына сәламәтлеге какшап китте.

Юбиляр якыннарының игътибарын, хөрмәтен тоеп яши. Аның алты оныгы һәм тугыз оныкчыгы бар икән.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk