Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сайлауларда тәртип бозсаң, җавап тотасың була

14 сентябрь - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау көне! Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау буенча сайлау алды кампаниясе һәм сайлаулар көнендә халыкның тынычлыгын һәм иминлеген саклауга Россия эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге аеруча зур игътибар бирәчәк. Гражданнарның хокукларына, җәмәгать тәртибенә һәм куркынычсызлыгына яный торган хокук бозулар...

14 сентябрь - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау көне!

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау буенча сайлау алды кампаниясе һәм сайлаулар көнендә халыкның тынычлыгын һәм иминлеген саклауга Россия эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге аеруча зур игътибар бирәчәк. Гражданнарның хокукларына, җәмәгать тәртибенә һәм куркынычсызлыгына яный торган хокук бозулар өчен административ җаваплылык каралуы хакында искә төшереп үтү кирәк.

-Җәмәгать урынында исерек хәлдә күренгән өчен 500-1000 сум штраф яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алыну,

- вак хулиганлык өчен 500-2500 сум штраф яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алыну,

-агитация периодыннан тыш яки закон тарафыннан тыелган урыннарда сайлау алды агитациясе үткәргән өчен гражданнарга 1000-1500 сум, вазыйфаи затларга 2000-5000, юридик затларга 20000-100000 сум штраф,

-сайлау алды агитациясен аны үткәрүдә катнашу закон тарафыннан тыелган затлар үткәргәндә - 1000-1500 сум, вазыйфаи затлар өчен - 2000-3000, юридик затлар өчен 20000-30000 сум штраф,

-сайлаулар турындагы законнарны бозып, агитация материаллары эшләгән һәм тараткан өчен 1000-1500 сум, вазыйфаи затлар өчен - 2000-3000, юридик затлар өчен 50000-100000 сум штраф,

-сайлауларга кагылышлы, бастырылган материалларны аңлы рәвештә бозган яки юкка чыгарган өчен 500-1000 сум штраф,

-сайлап алучыларны "сатып алу" яки сайлау кампаниясе чорында, законны бозып, хәйрия эшчәнлеге алып барган өчен - 2000-2500 сум, вазыйфаи затлар өчен - 3000-4000, юридик затлар өчен 30000-50000 сум штраф каралган.

Гражданнарның сайлау хокукларын һәм сайлаулар турындагы законнарны бозган өчен җинаять җаваплылыгы каралган.

Сайлау хокукыннан файдалануга яки сайлау комиссиясе эшенә комачаулаган өчен 80000 сум яки алты айга кадәр хөкем ителгән затның хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендәге штраф яки 360 сәгать мәҗбүри эшләр яисә бер елга кадәр төзәтү эшләре көтә.

Тавыш бирү нәтиҗәләрен бозып күрсәткән өчен 100000-300000 сум яки ике елга кадәр хөкем ителгән затның хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендәге штраф яки 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Бу хакта полиция начальнигы Рамил НУРГАЛИЕВ хәбәр итте.

фото: http://pravo.ru/news/view/65147/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk