Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сайларга өйрәнәбез

Узган шимбәдә район Мәдәният йортында 47нче номерлы Кукмара бер мандатлы сайлау округы буенча дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлауларда депутатлыкка кандидат итеп күрсәтү өчен кандидатураларга тавыш бирү - праймериз үтте. Халык фронты, "Бердәм Россия" сәяси партиясе вәкилләре оештырган әлеге чарада Гомумроссия халык фронтының төбәкара координацион советы әгъзалары, координацион советы...

Гомумроссия халык фронтының төбәкара координацион советының җаваплы оештыручысы Василий Логинов депутатлыкка кандидатка дәгъвалаучыларны атады (Балтач районы Башлыгы Марат Зарипов, Казан шәһәренең "СтройСервисСоюз" җәмгыяте директоры Гадел Муллахмәтов, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең ярдәм итү фонды Президенты ярдәмчесе Альберт Шакиров), тавыш бирү тәртибе белән таныштырды. Әлеге кандидатлар өчен тавыш бирүдә катнашучы 200 кешенең яртысы "Бердәм Россия" партиясе, ә калган яртысы Халык фронтына кергән иҗтимагый оешма әгъзаларыннан сайланган иде.
Иң элек сүз Балтач районы Башлыгы Марат Зариповка бирелде. Үзенең тормыш һәм хезмәт биографиясен сөйләгәннән соң, Марат Хәй улы Балтач районының һәр тармакта үсештә баруын, эшче көчләрнең күп булуын, аеруча кече эшмәкәрлеккә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.
-Авыллар төзек, барлык хуҗалыклар да газлаштырылган, су белән тәэмин ителгән. Әмма авыл хуҗалыгы өлкәсенә дәүләт тарафыннан игътибар җитеп бетми. Эш хакларының түбән булуы да шуның белән бәйле. Минем депутатлыкка дәгъвалавымның да төп сәбәбе: тәҗрибәмне һәм көчемне авыл халкының ихтыяҗларын яклау, тормыш шартларын тагын да яхшыртуга юнәлдерү, - диде ул үзенең чыгышында.
Гадел Муллахмәтов исә тумышы белән Казаннан. 20 яшеннән җитәкче урыннарда эшли, бүгенге көндә "Татарстан чишмәләре" программасының кураторы булып тора.
-Минем дәүләт хезмәтендә эшләп үземне сынап карыйсым килә, - ди Гадел. - Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр өчен бик күп программалар бар. Яхшы эшләү һәм стабиль хезмәт хакы алу өчен җитештерелгән продукцияне тәкъдим итә дә белергә кирәк.
Әтнә егете Альберт Шакировка 23 кенә яшь булса да, үз фикерен, алга куйган бурычларын ачык һәм төгәл итеп әйтеп бирә алды. Үзенең чыгышында авыл җирлекләрендә эшләүче участок табибларына тулысынча мөмкинлекләр тудырылмауга, салымнар, контроль күзәтчелек органнарның эшчәнлеге һәм башка проблемаларга да тукталды ул.
Чыгышлардан соң вәкилләр яшерен рәвештә үзләре сайлаган кандидатларга тавыш бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk