Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район җитәкчесенең чыршы бәйрәме булды (+фото)

Район Мәдәният йортында район җитәкчесенең чыршы бәйрәме булды. Бу чарага район мәктәпләрендә белем алучы укучыларның иң яхшылары-фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда, спорт ярышларында җиңүчеләр, сәнгать мәктәбендә укучылар, шулай ук инвалид һәм тәрбиягә алынган ятим балалар, "Мәдәният көндәлеге"ннән актив файдаланучы укучылар чакырылган иде. Районыбыз җитәкчесе Сергей Димитриев аларны бәйрәм белән котлады. -Төрле...

Район Мәдәният йортында район җитәкчесенең чыршы бәйрәме булды. Бу чарага район мәктәпләрендә белем алучы укучыларның иң яхшылары-фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда, спорт ярышларында җиңүчеләр, сәнгать мәктәбендә укучылар, шулай ук инвалид һәм тәрбиягә алынган ятим балалар, "Мәдәният көндәлеге"ннән актив файдаланучы укучылар чакырылган иде. Районыбыз җитәкчесе Сергей Димитриев аларны бәйрәм белән котлады.
-Төрле ярышларда, конкурсларда районыбыз данын яклыйсыз. Җиңүләрегез белән аның үсешенә зур өлеш кертәсез. Тырышлыгыгыз, җиңүләргә омтылышыгыз, уңышларыгыз өчен рәхмәт сезгә! Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмассыз, дип ышанам,-диде ул.
Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең бүлек мөдире Гүзәл Галимуллинаның әйтүенә караганда, бәйрәмдә 265 укучы катнашты. Алар сәнгать мәктәбендә укучылар көче белән оештырылган концерт, театральләштерелгән тамаша карадылар. Һәрберсенә бүләкләр бирелде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk