Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район халык театры микроавтобус белән бүләкләнде (+фото)

"Әни килде", "Гөргери кияүләре" спектакльләре белән тамашачы күңелен яулаган район халык театры, "Идел йорт" төбәкара театр коллективлары фестивалендә катнашып, "Гран-При"га ия булды һәм зур бүләк - микроавтобус белән бүләкләнде. Халык театры сәнгатен үстерү, аларның иҗат җимешләрен тамашачы хозурына тәкъдим итү, үзешчән артистларның башкару осталыкларын камилләштерү максатыннан оештырылучы "Идел йорт" фестивале...

"Әни килде", "Гөргери кияүләре" спектакльләре белән тамашачы күңелен яулаган район халык театры, "Идел йорт" төбәкара театр коллективлары фестивалендә катнашып, "Гран-При"га ия булды һәм зур бүләк - микроавтобус белән бүләкләнде.
Халык театры сәнгатен үстерү, аларның иҗат җимешләрен тамашачы хозурына тәкъдим итү, үзешчән артистларның башкару осталыкларын камилләштерү максатыннан оештырылучы "Идел йорт" фестивале быел ундүртенче тапкыр узды. Төрле төбәкләрдән җыйналган 100гә якын театр коллективы арасында кукмаралылар үзләренең иң яхшы хәзерлекле һәм иң югары бәяне алырга лаек булуларын исбатладылар. Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында узган фестивальнең йомгаклау өлеше - җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында чыгыш ясаучыларның да районыбыз үзешчәннәре турында әйтелгән җылы сүзләрен ишетү барыбыз өчен дә зур мәртәбә булды.
Тантанада катнашкан якташыбыз, филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин:
-Кукмара театрының тарихы 50 елдан артып китә. Анда хезмәт куйган зур сәнгать осталарын хөрмәт белән искә алырга мөмкин булыр иде. Әлеге эстафетаны режиссер Рамил Сәләхетдинов югары һөнәри дәрәҗәдә дәвам итә, - диде ул. - Бу коллектив соңгы елларда гына да үзенең эчтәлеге, стиле белән аерылып торган спектакльләре белән безне сөендерде. Фестивальгә дә бөтенләй башка юнәлештә булган, хәтта профессиональ артистлар да сәхнәләштерергә кыенсынган спектакльне тәкъдим иттеләр. Алга таба да Кукмара төбәгенең, аның халкының, театрының гомере озын, бәхетле булсын.
Әйе, Туфан Миңнуллинның "Бәйләнчек" сатирик комедиясен халык хозурына тиешенчә җиткерү өчен шактый тырышырга туры килгәндер районыбыз үзешчәннәренә. Булдырдылар, кызлар-егетләр! Тормыш проблемаларын ачыктан-ачык сурәтләүче әлеге әсәр аша көлдерделәр дә, уйланырга да мәҗбүр иттеләр.
-Артист кеше төрле жанрда уйнап, һәрберсенең үз стилен аңларга тиеш, - ди район халык театры режиссеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Сәләхетдинов. - "Бәйләнчек" - сирәк сәхнәләштерелә торган пьеса. Сюжеты бик катлаулы. Әмма эзләнүләрдән, уйланулардан соң без аны сәхнәгә кую формасын уйлап таптык. Яңа иҗат җимешебезнең җиңү алып килүенә хәтта ышанасы да килми. Спектакльне кую дәверендә мең төрле хисләр кичерәсең. Ә инде хезмәтең уңай бәяләнсә, үзеңне күкнең җиденче катындагы сыман хис итәсең. Әлеге спектакль белән дә шулай булды. Театр белгече, фән докторы, академик Гали Арсланов җитәкчелегендәге мәртәбәле жюрига рәхмәтебез чиксез.
Спектакльдә уйнаган абыйлы-энеле Раушан һәм Рөстәм Зиннуровлар, Гөлнур Гарипова, Альмир Гафаров, Харис Мостафин, Алсу Минһаҗева, Руфинә Габделхәева, Роза Бадышева, Рузания Нигъмәтуллина, Лидия Әхмәтова, Римма һәм Рамил Сәләхетдиноваларга афәрин диясе генә кала!
-Бертуган Зиннуровлар икесе дә гаять талантлы. Төзелеш өлкәсендә хезмәт куючы әлеге егетләрнең бәйге вакытында осталыкларын, артистлык сәләтләрен күреп алып, аларны Минзәлә татар дәүләт драма театрына эшкә дә чакырдылар, - ди режиссер. - Театр коллективы "яшәрә". Әмма сәхнә ветераннарыннан башка да булмый. Рольләрне сайлаганда образга туры килүче төрле яшьтәге кешеләрнең булуы да мөһим.
Төп рольне уйнаган Рөстәм Зиннуровка аеруча спектакльнең башыннан ахырына кадәр сәхнә түрендә булырга туры килде. Сүзләрен ятлау гына түгел, аны төрле мимика, хәрәкәтләр аша да җиткерергә кирәк бит әле! Музыка, сәхнәнең утлар белән бизәлеше, җыр һәм биюләр дә югары дәрәҗәдә, ныклы хәзерлекле. Театр коллективының өч ай дәвамында ясаган репетицияләре, тынгысыз төннәре бушка китмәгән, безнекеләр, чыннан да, зур бүләккә лаек! Тамашачылар фикере дә әнә шундый.


Кукмара халык театры 2010 елда Туфан Миңнуллинның "Гөргери кияүләре" спектакле белән республикакүләм фестивальдә "Гран-При" алган иде. Коллектив ул вакытта видеокамера белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk