Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Районда проблемалар бар, әмма берсе дә хәл ителмәслек түгел

Редакция почтасына яшәешнең теге яки бу өлкәләренә кагылышлы сорауларга җавап эзләп, борчылып хат язучылар, шалтыратучылар байтак. Без хатларны читкә алып куймыйча, тиешле инстанцияләрдән җавап алып, газета битләренә урнаштырабыз яки хат авторы белән элемтәгә чыгып, әлеге мәсьәләләрне хәл итәргә тырышабыз. Соңгы вакытта килгән хатлар арасыннан поселок тормышына кагылышлы сорауларны сайлап, поселок...

Редакция почтасына яшәешнең теге яки бу өлкәләренә кагылышлы сорауларга җавап эзләп, борчылып хат язучылар, шалтыратучылар байтак. Без хатларны читкә алып куймыйча, тиешле инстанцияләрдән җавап алып, газета битләренә урнаштырабыз яки хат авторы белән элемтәгә чыгып, әлеге мәсьәләләрне хәл итәргә тырышабыз. Соңгы вакытта килгән хатлар арасыннан поселок тормышына кагылышлы сорауларны сайлап, поселок башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Газизовтан аларга җавап алдык.


-Без Галиәскәр Камал урамында 1995 елдан яшибез, шул чордан бирле саз ерып йөрергә мәҗбүрбез. Яз-көз айларында урамда бөтенләй аяк атларлык түгел. Инде ничә еллардан бирле безне, урамыгызны рәтлибез дип, өметләндереп яшиләр. Асфальты булмаса булмас, кеше йөрерлек итеп таш түшәсәләр дә без риза (хатка 14 имза куелган).


-Бу урамга бер кат вак таш салынган булган инде. Еллар үткәч, көзге-язгы пычрак белән ул "югалып" беткән. Әлеге урамны киләсе елның эш планына һичшиксез кертәчәкбез. Быел поселок урамнарында барлыгы 22 миллион 700 мең сумлык эш башкарылды. Шуның 20 миллионы республика программасы буенча "Көньяк-3" микрорайонындагы урамнарга вак таш, Гафиятуллин урамындагы 700 метр арага асфальт җәю өчен тотылды. Ә поселок бюджетыннан 2 миллион 700 мең сум акча урамнардагы чокыр-чакырларны ремонтлауга китте.


-Беркөнне Манзарас мәктәбенә оныкларымны каршыларга бардым. Машина артымнан бер өер этләр өрә-өрә кудылар. Ярый ла мин машинада. Ә урамдагы балалар ни эшләргә тиеш?! "Автодвор" автосервисы каравылчысы төнлә этләрне үз янына җыеп ала, ашата, ә көндез чыгарып җибәрә, дип ишеттек. Этләр поселокның башка урамнарында да еш очрый, ник берәр чара күрелми? Мурат.


-Хайваннарны саклау оешмасы таләбе буенча, этләрне аулау тыела. Алар фикеренчә, без хуҗасыз этләрне махсус вольерларда тотарга тиеш булабыз. Әмма моның өчен бюджетта бер тиен дә каралмаган. Кем ул вольерларны төзи, этләрне тәрбияли, ашата соң? Әгәр дә берәр иганәче табыла икән- без каршы түгел. Этләрнең үрчүендә халык үзе дә гаепле. Бала-чага көчекләрне кечкенә, матур чакларында кызыгып өйләренә, подъездларга алып кайталар да, үсә төшкәч, урамга чыгарып җибәрәләр. Алар кая барсыннар инде - урамда йөриләр, кешегә ташланалар. Этләрен стерильләштерү турында да уйлаучылар сирәк. "Автодвор" автосервисы каравылчысы Николай Филипповка безнең тарафтан берничә тапкыр кисәтү бирелде инде. Ә "Чиста шәһәр" оешмасы тарафыннан быелның 8 аена 138 эт йоклатылган. Кыскасы, аларны аулап торалар, ә этләр үрчи тора.


-Ни өчен Гафиятуллин урамында асфальтны әйләнеп үтү юлына кадәр җәймәделәр? Асфальт салганнан соң, мунча янындагы юлны казыдылар да, шул килеш калдырдылар. Шушы ук урамдагы 8нче йорт ишегалдын һәм тротуарны да казып бетерделәр, хәзер анда йөрерлек түгел. Кайчан бу тирә тәртипкә салыначак? Илдус Төхбәтуллин.


-Бу урамда асфальт республика программасы буенча түшәлде. Проектны ясаганнан соң аны яңадан тикшерделәр һәм барлык эшләр дә әлеге проектка нигезләнеп башкарылды. Акча республика бюджетыннан бүлеп бирелгәч, аңа бернинди үзгәрешләр дә кертеп булмый инде. Гафиятуллин урамындагы 40 фатирлы йортның канализация торбасы юлның икенче ягындагы үзәк коллекторга тоташтырылганлыктан, казу эшләре барды. Убылган җиргә бүгенге көндә балчык өсти торалар, төзүчеләрнең эшләре юл тәртипкә китерелгәч кенә кабул ителәчәк. Тузу сәбәпле, Кукмара "Электр челтәре" оешмасы заказы белән, бу урамдагы 8нче йортка килүче ут кабеле алыштырылды. Шулай ук җир басылган саен биредәге канауларга туфрак салып торалар. Бу эшне башкарган "Средневолжсксельэлектросетьстрой" оешмасына булган кимчелекләрне төзәтүләрен сорап, безнең тарафтан хат җибәрелде.


-Ни өчен күп җирдә баганалардагы лампочкалар янмый? Булганы да атна-ун көн эчендә янып чыга. Зөлфия. Казанцева урамы.
-Урамнардагы утлар мәсьәләсе чыннан да безне күптәннән борчый. Тиздән республикада экономияле лампочкаларга күчү буенча махсус программа гамәлгә керәчәк. Без дә әлеге программада катнашырга планлаштырабыз.


-Ә җитәкче буларак сезнең үзегезне нинди мәсьәләләр борчый? Киләчәккә нинди планнар белән яшисез?


-Яз-көз җитүгә үз йортлары белән яшәүчеләр урамга киселгән ботакларны чыгарып куя. "Экосервис" оешмасы каты көнкүреш калдыкларын гына алырга тиеш. Ә агач ботаклары, искергән җиһазлар, моңа керми. Мондый төр чүп әлеге оешма белән килешү төзелгәч кенә алына. Әмма халыкның тәрбиясезлеге, башкалар хезмәтенә битарафлыгы аркасында урамнарга мондый чүпләр ташланыла. Поселокта канализация челтәре тузып килә. Программага керү өчен проекты инде әзер. "Чиста су" программасы буенча да планнар зурдан. Киләсе елда да күпкатлы йортларда капиталь ремонт эшләре дәвам итәчәк. 2014 елда сигез йортта ремонт булыр дип көтелә. Халык әлеге программа туктала дип борчылмасын, ул дәвам итәчәк. Инде ремонт булганнарына да алдагы елларда тагын әйләнеп кайтып ремонт ясалачак.


-Җавапларыгыз өчен рәхмәт.

фото: http://kukmor-one.ru/photoreports/kukmorskaya-gora-leto/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk