Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районының ике авылында «Тарихи һәйкәл» проекты буенча һәйкәлләр ачылды

«Солдатларыбызны искә алып, догалар кылып, аларга рәхмәтләр укый торган мондый чаралар дәвамлы булсын иде», - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова.

«Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Тарихи хәтер» проекты кысаларында бүген Мәмәшир һәм Березняк авылларында яу кырында ятып калган һәм аннан кайтып гүр ияләре булган райондашларыбыз истәлегенә төзелгән һәйкәлләр ачылды. 

Аларны шәхси эшмәкәр Рөстәм Ганиев җитәкчелегендәге хезмәткәрләр башкарган. 

Тантаналарда якташыбыз, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге сәркатибе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина, район хәрби комиссары Равил Гафиевлар катнашты.

«Бөек Ватан сугышы илебездә, Татарстанда һәм сезнең район җирлекләрендә дә бер генә йортны да урап узмады. Сугыш кырында мәңгелеккә башларын салучылар бик күп. Исән-сау туган якларга әйләнеп кайткан батыр сугышчылар, ветераннарыбыз да инде бармак белән генә санарлык калды. “Бердәм Россия” партиясенең “Тарихи хәтер” дигән проекты бар. Анда тормышка ашырганда без һәйкәлләр, стеллалар, обелисклар булдыру белән шөгыльләнәбез. Ял парклары, һәйкәлләр ачу ул – зур бәйрәм. Солдатларыбызны искә алып, догалар кылып, аларга рәхмәтләр укый торган мондый чаралар дәвамлы булсын иде», - диде Римма Ратникова.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk