Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Мебель СИТИ" ачыла: Килегез, күрегез, алыгыз!

Диван-карават, кухня җиһазлары, гостинка, шкаф, тумбалар, компьютер өстәле һәм урындыклары кирәкме – ике дә уйламый, “Мебель СИТИ”га килегез. Бәяләр кулай, ә җиһазлар... шәп!

Игътибар, игътибар!!! Тиздән, бик тиздән Кукмарабызда мөһим вакыйга булачак. Ышанмыйсыз, Яңа ел алды шаяруы дисезме?! Юк, әлбәттә. Тагын берничә көннән – 13 декабрьдә Кукмараның Ленин урамы, 1нче йорт адресы буенча урнашкан “Мебель СИТИ” кибете рәсми рәвештә үзенең ишекләрен ача.

“Мебель СИТИ” йорт җиһазлары кибетендә төрлелектән, матурлыктан күзләр камаша. Ишектән керүгә сезне берсеннән-берсе заманча, яңадан-яңа фасоннарда эшләнгән йомшак диваннар каршы ала. Сул як стена буенда купелы һәм гади шкафларның, ә инде уң якта төрледән-төрле үлчәмдәге караватларның төрлелегеннән хәтта башлар әйләнә. Ә инде кибетнең түр өлешендә “Эра” компаниясе җиһазларына урын бирелгән. Зәвыклы итеп, кабатланмас бизәк һәм орнаментлар кулланып ясалган йокы, аш-су бүлмәсе комплектларына карап кына торырлык. Шулай ук әкият, мультфильм геройларының рәсемнәре төшерелгән караватларны да алмас җиреңнән алырсың.

Кыскасы, сөйләү - бер, ә үзең барып күрү – бөтенләй икенче ул. Диван-карават, кухня җиһазлары,      гостинка, шкаф, тумбалар, компьютер өстәле һәм урындыклары кирәкме – ике дә уйламый, “Мебель СИТИ”га килегез. Бәяләр кулай, ә җиһазлар... шәп!

Кибет хуҗалары Рәзилә һәм Илнар ГАРИФУЛЛИННАР:

- Даими клиентларыбызга һәм 50 мең сумнан кыйммәтрәк суммада “Эра” компаниясе товарларын сатып алучыларга 5-10 мең сумлык сертификатлар тапшырабыз. Шулай ук туй көнендә әлеге җиһазлар янында фотога төшкән яшь парларны да сертификатлар көтә. Бездә товарны өч өлешкә бүлеп түләү мөмкинлеге дә бар. (Ташламаларны ИП Гарифуллина Рәзилә Рафаил кызы 11.12.2019 - 31.12.2019 тәкъдим итә. Тулырак мәгълүмат сатучыларда. 3 айга кичектереп түләүне ИП Гарифуллина Рәзилә Рафаил кызы тәкъдим итә).

13 декабрь – бәйрәм көнендә сатып алучыларны ниләр көтә?

Сәүдә ноктасының ачылу тантанасы көнне кибеткә мөрәҗәгать иткән һәркемгә иң элек күтәренке кәеф вәгъдә итәләр. Шулай ук чәй өстәле дә булачак, ә инде җиһаз сатып алучыларга Яңа ел алды бүләкләре*, йомшак урындык – пуфиклар биреләчәк, 13-15 декабрь көннәрендә 5-10 процент ташлама** да ясалачак. “Хезмәт даны” газетасының әлеге санын күрсәтүчеләргә дә сатучылардан – ТАШЛАМА**!!! (*Бүләкләр саны чикләнгән. **Ташламаларны ИП Гарифуллина Рәзилә Рафаил кызы 13.12.2019 - 15.12.2019 тәкъдим итә. Тулырак мәгълүмат сатучыларда.)


“Мебель СИТИ” кибете дүшәмбедән җомгага кадәр - 9.00-17.00 сәгатьләргә, ә шимбә-якшәмбедә 9.00-15.00 сәгатьләргә кадәр төшке ялсыз эшли. Белешмәләр өчен телефоннар: 89625522689, 89372829595.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X