Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада яңа балалар бакчасы төзелә башлады

Балалар бакчаларында урын булмаганлыктан, сабыйлары белән өйдә утырырга мәҗбүр булган әниләрне сөендерергә ашыгабыз - Кукмарада яңа балалар бакчасы төзелә башлады. Бүгенге көндә безнең районда мәктәпкәчә яшьтәге 3685 сабый бар. Шуларның 2246сы - көн саен иртә белән торып, әти-әнисе белән "үз эшенә" - балалар бакчасына ашыга. Ә менә "Электрон балалар бакчасы"нда...

Балалар бакчаларында урын булмаганлыктан, сабыйлары белән өйдә утырырга мәҗбүр булган әниләрне сөендерергә ашыгабыз - Кукмарада яңа балалар бакчасы төзелә башлады.

Бүгенге көндә безнең районда мәктәпкәчә яшьтәге 3685 сабый бар. Шуларның 2246сы - көн саен иртә белән торып, әти-әнисе белән "үз эшенә" - балалар бакчасына ашыга. Ә менә "Электрон балалар бакчасы"нда исәптә торучы 1,5 яшьтән 7 яшькәчә 997 бала хәзергә үз яшьтәшләре белән бер өстәл артына утырып тәмле боткалар да ашый, тәрбияче апалары сөйләгән кызыклы әкиятләрне дә тыңлый алмый. Әлбәттә, өйдә утыручы нәниләрнең санын киметү максатыннан хөкүмәтебез яңадан-яңа программалар кабул итә. Күптән түгел генә республикада өч еллык зур программа - "Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә яңа урыннар булдыру" программасы гамәлгә ашырыла башлады. Программа нигезендә 2016 елга республикада барлыгы 30 меңнән артык яңа урын булачак.

Поселокның Гафиятуллин урамында төзелүче 140 урынга исәпләнелгән яңа балалар бакчасы да әлеге программа кысаларында сафка басачак. Төзелеш эшләре Мамадышның "Стройсервис" оешмасына тапшырылган. 15 мартта беренче нигез ташы салынган төзелеш мәйданчыгында бүгенге көндә кызу темплар белән эш бара.

-Эшне төзелеш мәйданчыгын киртәләп алудан, юлга таш җәюдән башладык, - дип каршы алды безне мастер Ильмир Газизҗанов. - Бүгенге көндә биредә унлап эшче хезмәт куя. Фундамент салу өчен котлованнарны казып бетереп, нигез салуны башлап җибәрдек. 3 апрельгә нигез эше төгәлләнер дип планлаштырабыз. Балалар бакчасын 1 сентябрьгә кадәр тапшыру бурыч итеп куелды, бар яктан да уңай килеп торса, әлеге срокларга сыешырбыз дип уйлыйбыз.

Бүгенге көндә Аш-Буҗи һәм Зур Сәрдек авылларында да 50 шәр урынлы яңа балалар бакчалары төзелә башлады. Илсур Шәрипов оешмасы эшчеләре сыйфатны беренче планга куеп, эшне кыска срокларда тәмамларга дигән девиз астында эшлиләр.

Районда бүгенге көндә 59 балалар бакчасы (аларның 8 е- поселокта) эшли. Аларда барлыгы 2198 урын бар. Соңгы биш елда районда 3565 бала туган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk