Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районының прокуратура хезмәткәрләре: Халыкның ышанычы - безнең хезмәтебезгә төп бәя

12 гыйнварда РФ прокуратурасы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.


 

Ришат ШАКИРОВ, район прокуроры:

Хәтта иң гади шәхси мисал да теләсә нинди матур сөйләмгә караганда күпкә ышанычлырак!

Бүгенге көндә минем алда торган төп бурыч – үзем җитәкчелек итә торган прокуратура органының ничек эшләргә тиешлеген шәхси мисал ярдәмендә күрсәтү. Эшчәнлегем барышында халык белән эшләүнең мөһимлеген, кешенең хокукларын торгызуда чараларның нәтиҗәле, ә хокук бозучылар өчен котылгысыз булырга тиеш икәненә ачык төшендем.

Эш барышында аеруча зур игътибарны илкүләм проектларга бүлеп бирелүче бюджет акчаларын максатчан файдалану, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә, пенсионерлар, балалар, аеруча ата-ана каравыннан мәхрүм булган сабыйларга социаль гарантияләрне тәэмин итү, район халкының, бизнес вәкилләренең хокукларын яклау мәсьәләләренә юнәлтәм.

Хезмәткә намуслы мөнәсәбәтне дә үземнең төп бурычым буларак кабул итәм. Минем өчен хакимият органына преставление бирү генә түгел, аның буенча нинди чаралар күрелүе дә мөһим. Кешеләрне тыңлау, алар белән әңгәмә кору - прокурор эшендә иң дөрес алым. Халыктан килеп ирешкән төрле тәкъдим, гариза һәм шикаятьләргә карата игътибарлы мөнәсәбәт тәэмин ителергә, һәр кабул ителгән карар объектив һәм гадел булырга тиеш. Моны район прокуратурасында хезмәт куючылар яхшы белә.

Халык белән, бизнес вәкилләре белән ачыктан-ачык сөйләшү дә бик кирәк. Безгә мөрәҗәгать итүче җавапның асылына төшенергә һәм ул аннан канәгать булып китәргә тиеш.

Мөрәҗәгатьләр эшчәнлекнең мөһим өлеше булып тора. Халык белән ни дәрәҗәдә тыгыз элемтә урнаштырылуын, үзара хезмәттәшлегебезне кабул ителгән гаризалар санына карап та бәяләргә мөмкин. Быелның тугыз аенда район прокуратурасына 330дан артык мөрәҗәгать булды, 140тан артык кеше шәхси кабул итүгә килде.

Безгә, гадәттә, хезмәт, торак хокуклары, җир закончалыклары бозылу, административ хокук бозулар турындагы законнар белән мөрәҗәгать итәләр.

Моннан тыш, аеруча яклауга мохтаҗ булган категория гражданнар: ветераннар, инвалидлар, балигъ булмаганнар, күп балалы гаиләләр һәм аз тәэмин ителгәннәр белән эшләүгә дә зур игътибар бирәбез. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешеләрнең ышанычын яклау өчен, гариза бирүчеләрнең күпьяклы дәлилен тикшерү буенча контрольне тәэмин итәбез. Безнең өчен төп үлчәү булып нәтиҗә тора.

Балаларның хокуклары бозылуга аерым тукталасы килә. Без аларның хокукый яклауга да мохтаҗ булуларын онытмаска тиеш. Монда оператив һәм принципиаль эшләргә кирәк.

Бизнес җәмәгатьчелеге белән эшне турыдан-туры диалог рамкасында алып бару шарт. Мин һәм прокуратура хезмәткәрләре намуслы эшмәкәрләр белән ачыктан-ачык аралашырга, хокукларын беркем дә кимсетмәсен өчен, бергәләп проблемаларны чишү юлларын эзләргә әзер. Узган ел без әлеге өлкәдә 30 закон бозу очрагын ачыкладык.

Пандемия прокуратура эшчәнлегенә дә йогынты ясады. Әмма катлаулы шартлар тудырылуга карамастан, безнең тарафтан гражданнарның хезмәт хокукларын яклау эшләре дәвам итте. 150дән артык кешенең хезмәт хокукы торгызылып, аларга хезмәт хакы буенча өч миллион сумнан артык бурыч түләнде.

Үтеп киткән елда хезмәтебездә шактый уңай нәтиҗәләргә ирешә алдык. Болар барысы да – район прокуратурасы хезмәткәрләре коллективының бердәм эшчәнлеге нәтиҗәсе. Күп кенә уңышларның нигезендә суд, эчке эшләр бүлеге, тикшерү комитеты, шулай ук районның башка хокук саклау органнары белән үзара хезмәттәшлек итү дә тора.

Яңа елда хезмәт-тәшләремә, барлык район халкына иминлек, күңел тынычлыгы, нык сәламәтлек телим.

Рамил ЗӘЙНЕТДИНОВ, прокурор урынбасары:

- Мин юридик институтны тәмамлап, өч ел Саба районы судында, аннары ике ел Татарстан Республикасы Тикшерү комитетының Арча районара тикшерү бүлегендә эшләдем. 2016 елдан бүгенге көнгә кадәр хезмәтем прокуратура өлкәсе белән бәйле. Безнең төп максат: кеше хокукларын яклау, проблемадан чыгу юлларын эзләү һәм ярдәм итү. Прокуратурада эшләү дәверендә тормышның төрле өлкәләренә караган мөрәҗәгать һәм шикаятьләр белән очрашырга туры килде. Аларның һәрберсен күңелең аша уздырганда гына куйган максатыңа ирешергә мөмкин.

Вилнур КӘРИМОВ, прокурорның өлкән ярдәмчесе:

- Мин хезмәт юлымны 2007 елда Кукмара районының суд приставлары бүлегендә башлап җибәрдем. 2011 елда район прокуратурасына эшкә килгән идем, бүгенге көнгә кадәр шунда хезмәт итәм.

Эшемне бик яратып башкарам. Ни өчен әлеге юнәлешне сайладым икән дип, бер генә көн дә үкенгәнем булмады. Прокуратурада хезмәт куючыларның төп вазыйфасы – закон сагында тору, күзәтчелек вазыйфасын намус белән башкару. Нинди генә проблема, нинди генә сорау-мөрәҗәгать белән килмиләр безгә. Кемдер инде ничә айлар хезмәт хакы ала алмый, кемдер мошенниклар, финанс пирамидалары тарафыннан алданган. Саный китсәң, алар бик күпкә җыела. Без һәркемне яхшылап тыңлап, төгәл һәм үтемле җаваплар бирергә тырышабыз. Шулай ук пенсионерларны, балаларны, физик мөмкинлеге чикле кешеләрне яклау, табигатьне саклау, җинаятьчелек, коррупция һәм террорчылыкка каршы көрәш тә һәрдаим игътибар үзәгендә.

Барлык хезмәттәшләремне бәйрәм белән котлыйм. Җаваплы, хәвефле һәм шул ук вакытта абруйлы да булган эшебездә исән-имин хезмәт итәргә язсын.

Хәнифә ШӘМСЕТДИНОВА, прокурор ярдәмчесе:

- Хезмәт юлымны 2020 елда Кукмара районы прокуратурасында башлап җибәрдем. Бирегә мин республика прокуроры Илдус Нәфыйков приказы нигезендә прокурор ярдәмчесе булып эшкә кайттым һәм 27 июльдә эшкә керештем. Беренче көннән үк коллективның бердәм, яңа эш башлаучы яшь белгечкә ярдәм итәргә әзер булуын аңладым. Прокурор Ришат Наил улы белән тәүге тапкыр аралашкан минутлар да күңелемә кереп калды. Аннан үз-үзенә ышану, изгелек бөркелә иде. Сөйләшә торгач, бөтен дулкынлануларым, борчылуым юкка чыкты. Мин прокурор күзәтчелегендә ярдәмче юнәлешләр булмавына инандым. Прокурор урынбасары Рамил Зәйнетдинов, өлкән ярдәмче Вилнур Кәримов, прокурорның элеккеге ярдәмчесе Марсель Ягудиннарның эш вакытында күрсәткән игътибарын да онытмаячакмын. Узган елның 16 ноябрендә фаҗигале төстә һәлак булган әйдәп баручы белгеч Рәмзия Кавыеваның да ягымлы йөзе, шат елмаюы мәңге хәтеремдә сакланыр. Кукмара районы прокуратурасында эшләвем, биредә тәҗрибә туплавым белән мин бик шатмын. Бәйрәм белән!

 

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»; шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk