Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районыннан бер балалар бакчасы һәм ике мәктәп республикакүләм конкурста 500 мең сумлык сертификатка ия булды

Казанда туган телдә белем бирүче иң яхшы мәктәп һәм балалар бакчасын тәбрикләү тантанасы узды.

Диплом һәм 500әр мең сумлык сертификатка Кукмараның «Ләйсән» балалар бакчасы һәм Ядегәр, Ош.Юмья мәктәпләре ия булды. Бу турыда ТР Мәгариф министрлыгының пресса-хезмәте хәбәр итә.

25 ноябрьдә Дәүләт Советында «Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында туган телдә (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва) белем бирүнең иң яхшы тәҗрибәләре» һәм «Туган (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва» телдә белем һәм тәрбия бирүне оештыра торган иң яхшы балалар бакчасы» дигән конкурсларда җиңүчеләрне атадылар.

Конкурста республиканың 93 мәктәбе һәм 104 балалар бакчасы катнашты. 11 ноябрьдәге утырышында конкурс комиссиясе иң яхшы 20 мәктәп һәм 20 балалар бакчасын сайлап алды.

Марат Әхмәтов милли белем учреждениеләре җитәкчеләренә бу юнәлештә нәтиҗәле эшләре һәм конкурста катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.

«Безнең уртак бурычыбыз милли мәгарифне тагын да җанландыру, туган телләребездә белем һәм тәрбия бирүне лаеклы югарылыкка күтәрү, - диде ул. - Республиканың милли мәгариф системасында 1,5 меңнән артык учреждение бар. Бүген шуларның иң яхшыларын бүләклибез. Сез туплаган тәҗрибә  - туган телдә эшләүче барлык мәктәпләр һәм балалар бакчаларының педагогик коллективлары өчен үрнәк ул. Сез туган телебезне һәм милли мәдәниятыбызны саклау, балаларга тапшыру буенча гаять мөһим миссия башкарасыз. Рәхмәт сезгә!», - диде Марат Әхмәтов.

фото: mon.tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk