Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында яшәүче 199 кеше Covid-19 вакцинасын икенче тапкыр ясатты

Беренче прививканы районның 723 кешесе ясаткан иде.

Кукмара районында яшәүче 199 кеше коронавирустан  «Гам-КОВИД-Вак» вакцинасын икенче тапкыр ясатты. Бу хакта Кукмара район үзәк дәваханәсендә хәбәр иттеләр.

«5 мартка 723 кеше вакцина ясатты, 199ы - инде икенче тапкыр», - дип сөйләделәр дәваханәдә.

Районга 160 доза күләмендә яңа вакцина партиясе кайткан. Якын арада Татарстанга илебездә житештерелгән, коронавируска каршы икенче «ЭпиВакКорона» вакцинасы кайтарылачак.

Иммунизация узарга теләүчеләр яшәү урыны буенча гомуми практика табибына яки фельдшерына (поликлиника, участок дәваханәсе, ФАП) мөрәҗәгать итә ала.

8(84364) 2-74-20 телефоны буенча – регистратурага, 122 номерына  шалтыратып, кайнар линия аша да язылырга мөмкин. 

Район үзәк дәваханәсенең икенче катында урнашкан 211нче кабинетта - эпидемиолог, шулай ук 223нче прививка ясау кабинетында да сезне кабул итәчәкләр. 

Моннан тыш, дәваханәнең Инстаграмдагы рәсми kukmor_crb аккаунтының директына да языла аласыз. Анда үз мәгълүматларыгызны – фамилия, исем, әтиегезнең исемен, туган елыгызны һәм телефон номерыгызны калдырырга кирәк. 

Шулай ук хәзер Татарстан һәм Россия бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша да язылырга була.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X